news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышы 5 ноябрьгә билгеләнде

Парламентарийлар фикер алышуы өчен 2010 елгы республика бюджет проекты төп мәсьәлә булачак

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Президиумының утырышы булды. Аны республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшин соңгы айларда республикада узган чараларга тукталды. Бу вакытта “Россия – спорт державасы” бөтенроссия спорт форумы, кичә Татарстанның 2300дән артык гомуми белем бирү учреждениеләрендә парламент укулары кебек әһәмияткә ия зур чаралар узды. Моның белән бәйле рәвештә укучылар үз күзләре белән республика законнарының кая туганын күрә алды, дебатларда катнашты, дип канәгатьлек белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. “Депутатлар өчен мондый очрашулар файдалы”, - дип өстәде республика парламенты җитәкчесе. Шулай ук парламент дәресләре бер тапкыр гына үткәрелә торган акция түгел, алар традиция башлангычы булырга тиеш, дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. Парламентарийлар укучыларда сәяси культура формалаштырырга ярдәм итә торган акцияләрне үткәрүнең яңа төрләрен эзләячәк, диде ул.
Бүген чираттагы Президиум утырышында IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының алтынчы утырышын 5 ноябрьдә үткәрү турында карар кабул ителде.
Бу көнне президиум парламентарийларның каравына 34 мәсьәлә куярга тәкъдим итә. Парламентарийлар фикер алышуы өчен 2010 елгы республика бюджет проекты төп мәсьәлә булачак, ул беренче укылышта карала торган исемлеккә кертелгән.
Моннан тыш депутатлар “ТР дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр турындагы” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турындагы; “Транспорт салымы турындагы” ТР Законының 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турындагы һ.б. закон проектларын караячак.
Шулай ук Дәүләт Советы депутатлары ТР урман хуҗалыгы министры Валерий Власовның Чаллы шәһәрендәге Боровецкий урманнын кисеп бетерү һәм төзелеш башлау турындагы мәгълүматын тыңларга планлаштыралар. Парламентарий Вадим Махеев депутатларны мондый мәгълүмат белән таныштыру инициативасы белән чыкты. Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, министрның бу мәсьәлә буенча чыгыш ясавы актуаль булачак, чөнки Боровецкий урманы мәсьәләсенә кагылышлы мәгълүмат җитәрлек дәрәҗәдә булмау сәбәпле, зур проблема тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100