news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты 2015 елга ТР бюджеты проектын хуплады

Документны республика парламентының якын арада узачак утырышында карау планлаштырыла

  (Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Татарстан Дәүләт Советының профильле комитеты республика парламентының якын арада узачак утырышы көн тәртибенә кертү өчен 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын хуплады. Бүген ТРның төп финанс законы проекты республика Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышында каралды. Искәртеп узабыз, элек документ республика парламентының башка комитетларында каралып, аның буенча парламент тыңлауларында фикер алышу булган иде.

ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР бюджеты проектының агымдагы күрсәткечләрдән шактый аерылып торган параметрлардан чыгып төзелүенә игътибарны юнәлтте. Шулай итеп, 2015 ел бюджет проектында нефтьнең экспорт бәясе 100 доллар (баррель) тәшкил итә, доллар курсы – 37 сум. Искәртеп узабыз, хәзер нефтьнең барреле 85 доллар чамасы тора, ә доллар курсы 41 сум тирәсе.

Әйдәп баручы финанс һәм халыкара институтлар, Бөтендөнья банкы да нефть бәясе төшүне кыска вакытлы күренеш дип саныйлар, дип белдерде министр урынбасары.

ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин белдергәнчә, 2015 елга ТРның консолидацияләнгән бюджет керемнәренең гомуми күләме 181,6 млрд сум күләмендә фаразлана, чыгымнар - 186,9 млрд сум. 2015 елда республика бюджеты кереме 147,6 млрд сум итеп билгеләнгән, чыгымнар – 153 млрд сум (дефицит – 5,4 млрд сум).

2016 елда консолидацияләнгән бюджет керемнәренең гомуми күләме 190,3 млрд сум күләмендә планлаштырылган, чыгымнары - 198,1 (дефицит – 7,8 млрд). 2016 елда республика бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 154 млрд сум һәм 162,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган (дефицит – 8,5 млрд сум).

2017 елда ТР консолидацияләнгән бюджетның керем өлеше – 198,3 млрд сум, чыгым - 210,9 млрд. руб. (дефицит – 12,6 млрд). 2017 ел республика бюджетына килгәндә, бу параметрлар 160,3 млрд сум, 174,2 млрд сум, 13,9 млрд сум тәшкил итә.

Р. Гайзатуллин сүзләренә караганда, бюджет проектына кертелгән дефицитның еллык үсеше РФ Президентының “май” указларын үтәү, балалар бакчалары төзелеше, шулай ук башка юнәлешләрдә чыгымнар арту белән бәйле.

РФ финанслар министры билгеләп үткәнчә, 2015 елга һәм 2016-2017 еллар планлы чорына ТР бюджеты проектын ТР Прокуратурасы һәм республиканың Хисап палатасы хуплаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100