news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^ТР Дәүләт Советының 10 еллыгын бәйрәм итү фотокүргәзмә ачылудан һәм китап тәкъдир итүдән башланды

^ТР Дәүләт Советының 10 еллыгын бәйрәм итү фотокүргәзмә ачылудан һәм китап тәкъдир итүдән башланды

(Казан, 4 апрель, "Татар-информ"). Бүген ТР Дәүләт Советының 10 еллык эшчәнлегенә багышланган тантаналы чаралар фотокүргәзмә ачылудан һәм Василий Лихачевның китабын тәкъдир итүдән башланды.

Фотокүргәзмәдә республиканың дәүләтчелеге торгызылу чорының мөһим вакытлары тәкъдим ителгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сүзләренчә, соңгы 10 елны Татарстанда парламентаризм үсеше процессыннан аерырга ярамый, кеше гомере озак еллар дәвам итә, әмма ул мизгелләр буларак истә кала, нәкъ менә шулар фотокүргәзмәдә тәкъдим ителгән дә инде.

Соңыннан Федерация Советы әгъзасы, ә үткәндә Татарстан парламенты башлыгы Василий Лихачевның Казанда нәшер ителгән "Россия и европейский союз в международной системе (дипломатия, политика, право)" китабын тәкъдир итү тантанасы булды. Бу китап - булачак дипломатлар өчен кыйммәтле хезмәт, шулай ук Аурупа берләшмәсе һәм Россия өчен истәлекле вакыйга булып тора. Василий Лихачев сәяси Олимплар аларга күтәрелү өчен төзелә, һәм Татарстанның югарыда булуы һәм булачагы бик мөһим, - диде.

Моннан тыш, ул аның өчен бу елларда китапка кертелгән кешеләр белән очрашуларның әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Василий Лихачев чарада катнашучылар белән Рим Атакае Иоанн Павел II белән очрашу хатирәләре белән уртаклашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100