news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында журналистларны аккредитацияләүнең яңа кагыйдәләре кертелде

ТР Дәүләт Советында журналистларны аккредитацияләүнең яңа кагыйдәләре кертелде

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рифкать Тригулов). Бүген ТР Дәүләт Советының Президиум утырышында республика парламенты карамагындагы журналистларны аккредитацияләү тәртибе турындагы яңа Нигезләмә кабул ителде. Ул 2006 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә куелачак. Аерым алганда, беренче тапкыр квота куела: ТР Дәүләт Советы күп дигәндә 100 журналистны аккредитацияли ала.

ТР Дәүләт Советы Секретаре Валентина Липужина сүзләренчә, журналистларга эш урыннары булдырылачак һәм аларның һөнәри эшчәнлекләре өчен уңайлыклар тудырылачак. Бу мөмкинлекләр тулысынча парламентның реконструкциядән соң Зур залы файдалануга тапшырылгач чынга ашырылачак.

Яңа Нигезләмәгә муафыйкъ, басма ММЧ һәм мәгълүмат агентлыклары һәр төр аккредитация буенча ике генә кешене аккредитацияли ала, - дип билгеләп үтте Валентина Липужина. Бүгенге көндә Дәүләт Советында гаммәви мәгълүмат чараларының вәкилләрен аккредитацияләүнең 4 төре бар. Бу “Парламент хәбәрчесе” (даими парламент эшчәнлеген яктыртучы журналистлар) – сессия эше вакытында матбугат өчен махсус билгеләнгән урында булу хокукы бирә; “Махсус хәбәрче” (парламентта редакциянең конкрет кушуы буенча эшләүче журналистлар өчен) - сессия эше вакытында матбугат өчен махсус билгеләнгән урында булу хокукы бирә; “Электрон матбугат” (фотохәбәрче, телеоператорлар өчен) - утырышлар залында фото һәм кино видеотөшерүләре эшләргә хокук бирә. Шулай ук редакциянең конкрет биремен үтәүче журналистлар өчен бер тапкыр аккредитация үткәрелә.

Нигезләмәнең аерым пунктында ТР Дәүләт Советы реклама яки белешмә эшчәнлеген гамәлгә куючы журналистларны аккредитацияләүдән баш тарта ала. “Бүген парламентка закон чыгару эшчәнлегенә бернинди мөнәсәбәте булмаган һәм бу темага материаллар бастырмаучы газета һәм журналлар мөрәҗәгать итә”, - дип шәрехләде Дәүләт Советы Секретаре.

Яңа Нигезләмәнең “Журналистның хокуклары һәм вазифалары” графасына үзгәреш кертелә, аның нигезендә парламентка керү вакыты чикләнелә. “Яңа елдан – бары тик эш вакытында гына, ә ял һәм бәйрәм көннәрендә – аерым карар буенча”, - дип ассызыклады Валентина Липужина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100