news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының беренче утырышы узды

Көн тәртибенә 14 мәсьәлә чыгарылды

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының беренче утырышы узды. Көн тәртибенә 14 мәсьәлә чыгарылган иде, утырышны комитетның рәисе Шакир Яһудин алып барды.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының беренче утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР Президентының Дәүләт - хокук идарәсе җитәкчесе Фәридә Волкова, ТР юстиция министры урынбасары Рөстәм Заһидуллин, ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР финанслар министры урынбасары Алла Анфимова һ.б. вәкилләр катнашты.

Утырыш вакытында Казан һәм Татарстанның берничә районына җәмәгать судьялары, шулай ук, ТР Адвокатлар палатасына әгъзалар тәкъдим ителде.

Утырышта төп мәсьәләләрнең берсе булып, “Татарстан Республикасының 2015 елга бюджеты һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына бюджет планы” каралды.

Бу хакта Сәрия Сираҗиева чыгыш ясады. ТР икътисад министрының беренче урынбасары 2012 елдан алып Россия күләмендә икътисад үсешенең түбәнәюен ассызыклады. Ул моны безнең илдә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ кимүе белән бәйле булын да аңлатып китте. Санкцияләрнең тәэсир итүе, нефть бәясенең төшүе дә икътисад үсешенә тискәре йогынты ясавы турында белдерде. Шул ук вакытта, Сәрия Сираҗиева билгеләп үткәнчә, республикадагы эре сәнәгать үзәкләре тулы көченә эшли һәм үсә.

ТР икътисад министрының беренче урынбасарыннан соң сүз Алла Анфимовага бирелде. Ул яңа кертеләчәк салымнар, республика бюджетының керемнәре, чыгымнар һ.б. хакында сөйләде.

Депутатлар әлеге закон проектында ТР Юстиция министрлыгы, Конститутция суды, Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, ТР Иҗтимагый палатасы һ.б. юридик органнарның эшчәнлеген тәэмин итә алырдай сумма хакында сүз алып барды.

Утырышта кайбер административ хокук бозулар хакындагы законнарга үзгәрешләр кертү мәсьәләләре дә каралды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100