news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында, “Яңарыш” Республика фондының бишьеллыгы уңаеннан, күргәзмә ачылды

Күргәзмә ачылышында “Яңарыш” фонды тарафыннан чыгарылган “Татарстанның мәдәни мирасы” җыентыгы, Болгар һәм Зөя турындагы мультимедиа дисклар таратылды

 (Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Дәүләт Советында, “Яңарыш” Республика фондының бишьеллыгы уңаеннан, күргәзмә ачылды. Аның ачылышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары, “Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.

“Бүген бездә “Яңарыш” фондының беренче юбилеена багышланган уникаль күргәзмә ачыла. 5 елда республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә милли мирасны торгызу юнәлешендә зур эшләр башкарылды. Әлбәттә, тормышка ашырылган эшләрнең бик аз өлеше генә әлеге күргәзмә экспозициясендә чагылыш таба, әмма алары да сокландыра”, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Минтимер Шәймиев үзенең чыгышында эшкә бергәләшеп тотынган очракта, кыска вакыт эчендә дә, зур нәтиҗәләргә ирешеп булуын ассызыклады. “Бүген илебездә Болгар һәм Зөя кебек зур мәдәни-тарихи комплексларның тиңдәшләре юк. Бу чын мәгънәсендә масштаблы проектлар”, – дип сөйләде ул. Минтимер Шәймиев әлеге проектларның бердәм форма аша тормышка ашырылуын билгеләп узды, мондый тәҗрибәнең Казан Кремлен яңартканда, башкалабызның меңьеллыгына әзерләнгәндә ук файдаланылуы турында искәртте. Дәүләт киңәшчесе “Яңарыш” фондының Болгар һәм Зөяне торгызу проектларын тормышка ашыруда катнашкан, ярдәм күрсәткән депутатларга, республика предприятиеләре, оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. Аның сүзләренә караганда, депутатлар арасында шәхсән ярдәм күрсәтүчеләр күп булган.

Бу ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан “Яңарыш” фонды Болгар һәм Зөя территорияләрендә тематик скверлар булдыруны күз уңында тота. Минтимер Шәймиев әйтүенчә, бу уңайдан фонд кысаларында ике попечительләр советы төзелгән, инде беренче утырышлар да уздырылган. Ул моның бик яхшы башлангыч булуын билгеләп: “Бу үзебез, балаларыбыз, аларны тәрбияләү өчен эшләнә”, – диде.

Дәүләт киңәшчесе киләчәктә дә бу юнәлештәге эшчәнлекнең туктатылмаячагы турында әйтте. “Эшлисе эшләр күп әле. Һәм, иң мөһиме, тотынсак – булдырабыз. Без моның шулай икәнлегенә күп тапкыр инандык инде”, – дип тәмамлады ул үзенең чыгышын һәм Фәрит Мөхәммәтшинга “Яңарыш” фонды исеменнән бүләккә 5 томлык хәйриячеләр китабын тапшырды.

Дәүләт Советында ачылган әлеге күргәзмә берничә өлештән тора. Аның беренчесе Болгар һәм Зөянең элекке һәм төзекләндерү эшләреннән соң ничек булганын сурәтләгән фотолардан тора. Икенче өлештә исә мәдәни-тарихи комплексларда кунак булып киткән күренекле кешеләрнең фотосурәтләре һәм фикерләре тәкъдим ителә. Арада РФ Президенты Владимир Путин, аның киңәшчесе Игорь Левитин, РФ Федерация Советы рәисе Валентина Мавиенко, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова, “ТЮРКСОЙ” генераль сәркатибе Дюсеин Касеинов фотолары, шәрехләре бар. Күргәзмәдә “Яңарыш” фонды проектларын гамәлгә ашыруга ярдәм иткән депутатларның фотосурәтләреннән торган стенд та киң урын алып тора.

“Борынгы Болгар шәһәрлеге һәм Зөя утрау-шәһәрлеге – рухи мирас объектлары, шуңа экспозициянең аерым бер өлешендә шамаилләр һәм Троица чиркәве иконалары тәкъдим ителә”, – дип сөйләде Татьяна Ларионова.

Күргәзмә ачылышында катнашучыларга “Яңарыш” фонды тарафыннан чыгарылган “Татарстанның мәдәни мирасы” җыентыгы, Болгар һәм Зөя турындагы мультимедиа дисклары, өстәл календарьлары да тәкъдим ителде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot