news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында Татарстанда медицина учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева Татарстанда медицина хезмәтләре өлкәсе торышы турында белдерде

  (Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты һәм ТР парламентының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программалары үтәлешен контрольда тоту комиссиясенең уртак утырышында депутатлар һәм республиканың башкарма хакимияте органнары вәкилләре Татарстанда медицина учреждениеләрендә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буена фикер алыштылар.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева Татарстанда медицина хезмәтләре өлкәсе торышы турында белешмә бирде.

Республикада 146 медицина оешмасы түләүле медицина хезмәтләре күрсәтергә хокуклы, закон буенча андый һәр учреждение түләүле хезмәтләр күрсәтүне расларга, ә аннары махсус стендларда һәм сайтларда мәгълүмат урнаштырырга тиеш.

Әмма медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә халыкта канәгатьсезлек тудырган проблемалар бар. Агымдагы елда ТР территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият медицина оешмаларына 3 119 шикаять бирелгән. Пациентларга еш кына бушлай күрсәтелергә тиешле медицина хезмәтләрен түләүле буларак тәкъдим итәләр. “Гражданнар түләүле шартларда барлык хезмәтләрне тизрәк һәм чиратсыз ала, безнең карашка, бу бушлай медицина хезмәте алырга чиратта торучы гражданнар хокукларын боза”, - дип билгеләп үтте Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.

ТР территториаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәгълүматларына караганда, гражданнардан акча алу яки бушлай медицина хезмәте күрсәтүдән баш тартуның төп сәбәпләре арасында мәҗбүри медицина иминияте кысаларында пациентларга түләүле нигездә хезмәт күрсәтүгә чикләү булмау, гражданнарның үз хокуклары, ә медицина хезмәткәрләренең гражданнар сәламәтлеген саклау өлкәсендәге закон турында белмәве һ.б. мәсьәләләр бар.

Комитет бу өлкәне көйләү аспектлары буенча фикер алышкач, гражданнарның бушлай медицина тикшерүләре алу өчен чиратны кыскартуга юнәлдерелгән чаралар кабул итәргә карар итте. Бу чараларны гамәлгә кую ТР Министрлар Кабинетына тәкъдим ителде. “Барыннан да элек, түләүле нигездә мәҗбүри медицина тикшерүләре һәм хезмәтләре күрсәтү сәгатен чикләү зарур”, - дип ассызыклады Светлана Захарова.

Моннан тыш, ТР ДСның Социаль сәясәт һәм ТР ДСның Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программалары үтәлешен контрольда тоту комитетларының уртак утырышында 2014 ел эшчәнлегенә нәтиҗә ясадылар һәм киләсе елга планнар билгеләделәр.

Комитет “Бөек Ватан сугышы балалары статусы турында”гы федераль законны хупларга карар итте. Закон буенча 1928 елның 23 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр чорда туган гражданнар өчен Бөек Ватан сугышы балалары статусы бирү каралган. Бу категориягә сугыш башланганчы 14 яшь тулмаган, шулай ук сугыш чорында туган гражданнар эләгә. Бу мәсьәләне ТР Дәүләт Советының якындагы утырышында карарга тәкъдим ителде.

Закон проекты буена “сугыш чоры балаларына” 1000 сум күләмендә айлык түләү, гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы буенча чиратсыз медицина ярдәме күрсәтү, торакның гомум мәйданының һәм коммуналь хезмәтләрнең 25шәр процентын түләү карала, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы Аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

news_right_1
news_right_2
news_bot