news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советында “Татарстан Республикасы законнары торышы турында Доклад”тәкъдим ителде
“2009 елда дөнья күргән җыентык алдагысыннан мәгълүмат бирүе белән генә түгел, ә аналитик яктан эшләнгәнлеге белән аерылып тора. Ул депутатлар һәм халык өчен бик кирәкле уникаль басма”, - диде парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Яһу
Скопировать ссылку
(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат очрашуында парламентның Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин “Татарстан Республикасы законнары торышы турында Доклад” тәкъдим итте. Ш. Яһудин сүзләренә караганда, мондый докладның беренчесе 2006 елда эшләнгән булган, икенчесе быел дөнья күргән, чираттагысы 2013 елда көтелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый җыентыкларны бер чакырылышка ике тапкыр чыгарырга тәкъдим иткән.
“2009 елда дөнья күргән җыентык алдагысыннан мәгълүмат бирүе белән генә түгел, ә аналитик яктан эшләнгәнлеге белән аерылып тора. Ул депутатлар һәм халык өчен бик кирәкле уникаль басма”, - дип, Ш.Яһудин әлеге хезмәткә бөтен парламентның көче керүен ассызыклап узды. Шунысын ачыклап китәргә кирәк: быел чыккан Докладта 2007 елның гыйнвареннан алып 2009 елның июненә кадәр эшләнгән республика законнары тикшерелеп, тәфсилле анализ бирелгән.
Быелгы доклад 2006 елдагысыннан шунысы белән аерылып тора: анда ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрә торган закон инициативаларына, шулай ук “Татарстан Республикасы законнарын эшләү проблемаларын анализлау һәм ТР законнарының нәтиҗәлелеген бәяләү”гә кагылышлы яңа бүлек өстәлгән.
“Татарстан Республикасы законнары торышы турында Доклад”ның кереш сүзен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин язган. “Докладта бу еллар эчендә ТР законнарына кертелгән барлык үзгәрешләр исәпкә алынган, ул шулай ук Татарстанда законнар эшләү перспективаларын ачуга һәм аңлауга ярдәм итүче яңа бүлекләр белән тулыландырылган”, - диелә кереш сүзендә.
Шуны билгеләп китәргә кирәк: беренче Доклад дөнья күргәннән соң, ТР Дәүләт Советы тарафыннан 2007 елның гыйнвареннан 2009 елның июненә кадәр 245 закон кабул ителгән. Аларның 150се – дәүләт корылышы һәм җирле үзидарәгә, 74е – икътисади һәм 21е социаль үсешкә кагылышлы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2