news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында сугышта катнашучыларның тол хатыннарын хөрмәтләү мәсьәләсе каралды

Республикада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 22,8 мең тол хатыны теркәлгән

(Казан, 2 февраль, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советында узган киңәшмәдә Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарын хөрмәтләүгә бәйле мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары – ТР Дәүләт Советындагы “Мәрхәмәт” хатын–кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары, Казан шәһәр Думасы депутатлары, республика министрлык һәм ведомстволары, ТР иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының халыкның социаль реестрын формалаштыру бүлеге башлыгы Ирина Кузнецованың сүзләренә караганда, республикада Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 22,8 мең тол хатыны теркәлгән. Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Кузьмина әйтүенчә, Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чаралары арасында сугышта катнашучыларның тол хатыннары катнашындагы чаралар да бар.
Киңәшмәдә катнашучылар фикеренчә, әлеге категориягә керүче гражданнар белән эшләү формаларын һәм алымнарын ныклап уйларга кирәк. ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина билгеләп үткәнчә, берәү дә читтә калмаска, кыерсытылмаска тиеш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары белән очрашырга, аларны борчыган проблемалар хакында үзләреннән ишетергә кирәк.
Үз чиратында, РФ Дәүләт Думасы депутаты Клавдия Новикова “Ветераннар турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелүе хакында искәртте. Киңәшмәдә тол хатыннар гына түгел, сугыш ветераннарының берсе дә игътибардан читтә калмаска тиеш дигән фикер яңгырады.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча республиканың барлык муниципаль берәмлекләре башлыкларына әлеге категориягә керүчеләрнең проблемаларын ачыклау эшен активлаштыру үтенече белән мөрәҗәгать итү хакында карар кабул ителде. Моннан тыш, әлеге мәсьәләләр белән бөтен дәрәҗәдәге депутатлар да шөгыльләнәчәк.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100