news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында Россия төбәкләрендә биотехнология перспективалары турында сөйләштеләр

Утырышта Сергей Нарышкин һәм Фәрит Мөхәммәтшин катнашты

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). Бүген ТР Дәүләт Советында "РФ төбәкләрендә законнар нигезендә биотехнология үсешен тәэмин итү" («Законодательное обеспечение развития биотехнологии в регионах РФ») темасына уртак эшлекле киңәшмә үтте.
Анда РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары, ведомстволары һәм оешмалары җитәкчеләре, чакырылган экспертлар катнашты.

"Бүгенге көн таләпләренә җавап бирә торган, заманча ил икътисады үсеше моделен ничек төзү турында конкрет һәм эчтәлекле сөйләшү булды. Без мондый бурычның фәнни технологияләр кертү хисабына тормышка ашырылачагын аңлыйбыз, - дип саный Нарышкин. - Дәүләт Думасында тармак һәм гомумикътисади әһәмияткә ия закон чыгару инициативалары җыелмасы бар. Алар барысы да максат итеп, инновацион икътисад, белем икътисады үсеше өчен өстәмә уңайлы шартлар булдыруны куя".
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның инновацион сәясәтенә игътибарлары өчен киңәшмәдә катнашучыларга рәхмәтен белдерде. "Без артта калмаска, һәм һәрвакыттагыча, алдынгы төбәкләр рәтендә булырга телибез. Безнең эшкә бирелгән югары бәяне ишетү ошады. Бүгенге утырыш безнең алда торган гади булмаган һәм амбициоз бурычларны чишәргә яңа этәргеч бирер, дип уйлыйм", - дип билгеләде Ф.Мөхәммәтшин.
Дәүләт Думасының фән һәм фәнни технологияләр комитеты рәисе урынбасары, "Киләчәк медицинасы" ("Медицина будущего") технология платформасы координаторы Людмила Огородова биотехнология өлкәсенең законнар тарафыннан җайга салынуы турында сөйләде. "Бездә РФдә 2020 не елга кадәр биотехнологияләр үсеше программасы бар, ләкин ул тулы күләмдә тормышка аша алмый, чөнки безнең гамәлдәге законнар биотехнологиягә каршы төзелмәгән", - дип билгеләде Л.Огородова.
Утырышта катнашучылар "РФ төбәкләрендә законнар нигезендә биотехнология үсешен тәэмин итү" («Законодательное обеспечение развития биотехнологии в регионах РФ») мәсьәләсе турында сөйләшкәннән соң, заманча икътисадның инновацион үсеше өчен, 3 төп технологияләр үсеше юнәлеше мөһим булуын билгеләделәр, болар: информацион технологияләр, нанотехнологияләр һәм биотехнологияләр. Бу юнәлешләрдән нәкъ менә биотехнологияләр өлкәсе, перспективалы булуына һәм яңа базарларның зур булуына карамастан, Россиядә үсәр өчен, тиешле күләмдә этәргеч алмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot