news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен Ачык ишекләр көне уза

Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләрен республика парламенты эшчәнлеге белән таныштыру дәвам итә

(Казан, 30 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында республика Иҗтимагый палатасы әгъзалары өчен Ачык ишекләр көне уза.
Шулай итеп, Татарстан җәмәгатьчелеге вәкилләрен республика парламенты эшчәнлеге белән таныштыру дәвам итә. Ачык ишекләр көне Дәүләт Советы турындагы күзаллауны киңәйтү, парламент фракцияләре, комитетлары һәм комиссиләре эше белән якыннан таныштыру, закон чыгару процессынынң нечкәлекләрен төгәл мисалларда күрсәтүдән гыйбарәт. Мондый очрашулар хакимият белән җәмгыять арасында элемтәләрне җайга салуда мөһим адым булып тора.
Бу чарадан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашу була, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot