news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында парламент дәресе үткәрелде

Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина уздырды

 (Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”). Казанның Совет районында урнашкан 15 нче мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен бүген “Законнар кайда туа” дигән темага парламент дәресе оештырылды. Аны ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина үткәрде.

ТР Дәүләт Советында булган дәрес башында мәктәп укучылары Татарстанда парламентаризм тарихы турында фильм карадылар. Аннары Лилия Маврина балаларга Дәүләт Советы, аның комитетлары һәм комиссияләре, “Бердәм Россия” һәм КПРФ фракцияләре, “Татарстан – яңа гасыр” һәм “Мәрхәмәт” депутат берләшмәләре эшчәнлеге турында сөйләп узды. Ул дәүләт хакимиятенең закон чыгаручы (вәкиллекле) органының башкарма һәм суд хакимият тармакларыннан аермалы булуын билгеләп үтте.

Дәреснең темасы укучыларны кызыксындырды, һәм алар дәресне алып баручының мәгълүматы белән чикләнеп калмастан, депутат эшчәнлеге белән кызыксынып, алар Дәүләт Советы Секретареның очрашуны әңгәмә рәвешендә дәвам итү тәкъдимен хупладылар. Депутат булу җиңелме һәм ничек депутат булырга? Дәүләт Советында закон проектлары озак караламы? Закон чыгаручылар кайчан БДИны бетерәләр инде? Тугызынчы сыйныф укучыларының бу сораулары аларның әзерлеген һәм активлыгын күрсәтте. Дәүләт Советы Секретаре Лилия Мавринага хәтта законны гамәлдән чыккан дип санау процедурасы һәм законнарның гамәлдә булуының максималь вакыты кебек үзенчәлекле сорауларга да җавап бирергә туры килде.

Дәрес беткәч, укучылар өчен парламент үзәге буйлап экскурсия оештырылды, алар парламент тарихы музеен, утырышлар залын, матбугат үзәген карадылар, дип белдерә парламентның җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100