Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында узган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды
Республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров котлады
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советында муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган республика конкурсларына нәтиҗә ясадылар. Республикакүләм бәйгеләрдә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров котлады.
М.Шакиров сүзләренчә, “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” бәйгесе 2005 елдан бирле оештырылып килә һәм елдан-ел популярлык казана бара. “Татарстанда 999 муниципаль берәмлек бар, аларда 6500 муниципаль хезмәткәр эшли”, - дип белдерде Совет рәисе.
Римма Ратникова “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы иҗтимагый инициатива”, җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистлар бәйгеләрендә җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм депутатлар исеменнән котлады. Ул чыгышында республикада үз вакытында Җирле үзидарә буенча республика советы эшләп килүен, аны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкләвен һәм шушы совет диварларында муниципаль реформага нигез салынуын билгеләп узды. Хәзерге вакытта әлеге совет вакәләтләре Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советына йөкләнгән.
Римма Ратникова федераль дәрәҗәдә дә, республика күләмендә дә җирле үзидарәгә кагылышлы законнарның кабул ителүен, әмма аларны камилләштерергә кирәклеген дә билгеләп үтте. Урыннарда законнарны гамәлгә ашырганда, аларның ни дәрәҗәдә тормышка яраклы икәнлеген аңларга була, дип саный урынбасар.
Ул киләсе елда урыннарда җирле хакимияткә сайлаулар узачагын хәбәр итеп, республика парламентының алар белән хезмәттәшлек итәчәген белдерде. “Хәзер авыл җирлекләре дәрәҗәсендә дә фракцияләр төзелергә тиеш. Без бер-беребезне кыен хәлдә калдырмабыз дип уйлыйм”, - диде ул.
Аннан соң Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйт Шакиров тантанада катнашучыларны җирле үзидарә реформасына кагылышлы проблемалар белән таныштырып узды.
“Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” конкурсында “Идарә, хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин ителеш”, “Муниципаль хуҗалык һәм тереклек тәэмин итү системасы”, “Икътисад, финанслар һәм җирдтн файдалану”, “Социаль үсеш”, “Муниципаль район муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе”, “Авыл, шәһәр муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе”, “Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү” номинацияләре бирелгән иде. Бу номинацияләрдә Яр Чаллы, Алабуга, Казан, Әлмәт кебек зур шәһәрләрнең хезмәткәрләре, шулай ук республиканың Балык Бистәсе, Питрәч, Чирмешән, Ютазы, Әлки, Кукмара, Лаеш, Алексеевск, Биектау, Түбән Кама, Чүпрәле, Яңа Чишмә, Чистай районы муниципаллары җиңү яулады.
Аерым алганда, “Муниципаль район муниципаль берәмлеге органының иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә -Алексеевск районы муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Павел Королев, “Фәнни тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү” номинациясендә Әлмәт Дәүләт муниципаль хезмәт институты һәм ТР Президенты карамагындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясе, Казан дәүләт технология университеты белгечләре бүләккә лаек булды.
Җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту буенча журналистларның хезмәтләре республика, шәһәр һәм район матбугат басмаларындагы язмалар, телевизион сюжетлар цикллары номинацияләрендә билгеләнде. Республиканың “Известия Татарстана”, Казанның “Казанские ведомости” газеталары, “Казан” ТРКсы, “Эфир” телекомпаниясе бүләккә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз