news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында җәмәгать судьялары сайланды

Алар 5 һәм 10 елга сайлап куелды

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары III утырыш уздыра.

Депутатлар, бүген карала торган мәсьәләләрнең беренчеләреннән булып ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән җәмәгать (мировой) судьяларын 9 суд участогына сайладылар.

Шулай итеп, Татарстанның Апас, Баулы, Кайбыч районнарына һәм Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнарына 5 елга җәмәгать судьялары сайланып куелды.

Шулай ук, республиканың Актаныш, Әлмәт, Лениногорск, Тәтеш һәм Казанның Вахитов район судына 10 елга җәмәгать судьялары сайланып куелды.

Бүгенге утырышта ТР Адвокатлар палатасының квалификация комиссиясе составына ТР Дәүләт Советы вәкилләрен сайлау да каралган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot