news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында комиссияләр төзелде

Алар өч юнәлештә эш алып барачак

 (Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында 3 комиссия оешттыру хакында карар кабул ителде. Болар: “2013-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча (җитәкчесе — парламентның экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев), РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча “Россия Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” РФ дәүләт программасын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча (җитәкчесе — парламентның икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Рафис Борһанов), сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча (җитәкчесе - социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова) эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100