news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында җирләрдән нәтиҗәле файдалану республика максатчан программасын эшләргә тәкъдим ителде

Татарстан парламентының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды

(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы булды. Анда парламентарийлар җирләрне саклау һәм җир ресурсларын рациональ файдалану өлкәсендә законнар үтәлеше хакында фикерләштеләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән узара хезмәттәшлек бүлеге хәбәр итә.

"Татарстан бай җир ресурсларына ия. Җир - авыл хуҗалыгы тармагында төп җитештерү чарасы һәм республика байлыгының мөһим өлеше, әмма хуҗалык эшчәнлеге, эрозия нәтиҗәсендә җир үзенең сыйфатын югалта", - дип билгеләп үтте комитет рәисе Таһир Һадиев.

Республика җирләренең бүгенге торышы һәм алардан файдаланудагы проблемалар турында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов аңлатма бирде. Бүгенге көндә республика җирләренең гомум мәйданы 6,8 миллион гектар тәшкил итә. Татарстан җирләренең 68 проценты авыл хуҗалыгы кулланышында (4,6 миллион гектар), шул исәптән 3,3 миллион гектары - сөрүлек җирләр.

 Илдус Габдрахманов билгеләп узганча, туфрак катламының төп проблемалары - авыл хуҗалыгы җирләренең күп сөрелүе һәи эрозия. Республика җирләренең 42 процентын эрозия зарарлаган, шул исәптән 6,7 процентын - көчле дәрәҗәдә. Татарстан территориясендә гомуми озынлыгы 27 мең чакрымнан артып киткән 20 мең чокыр бар. Шул ук вакытта сөрүлек җирләрнең 3,3 проценты урманнар белән әйләндереп алынган. Җирләргә сәнәгый объектлар да шактый зыян сала. Сүз төзелеш, юл хуҗалыгы, энергия саклау, нефть табу турында бара. Ел саен туфракның уңдырышлылыгы кими, ә ачы туфраклар күләме, киресенчә, арта. Фосфат һәм калий составы да начарлана.

Агросәнәгать комплексының тотрыклы үсешенең төп шартлары булып җирләрнең уңдырышлылыгын саклап калу һәм рациональ файдалану тора. Татарстан парламенты депутатлары билгеләп узганча, соңгы вакытта республикада җирләрне нәтиҗәле файдалануга игътибар аз бирелә. Бу проблемалар агротехник һәм гидротехник чаралар җитәрлек дәрәҗәдә башкарылмау аркасында килеп чыккан. Бу тискәре вәзгыятьне яхшы якка үзгәртү өчен җирләрдән файдалауның яңа концепциясенә күчү зарур.

Депутатлар җирләрдән нәтиҗәле файдалануда республика максатчан программасын эшләргә тәкъдим иттеләр. 

Шулай ук комитет утырышында урманнардан файдалану, җир асты байлыклары турындагы законнарына һәм Татарстан Җир кодексына үзгәрешләр кертү хакындагы закон проектлары да каралды.                  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100