news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советында Федерация Cоветы комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советы утырышы узды

Утырышта катнашучылар үт суы бүлеп чыгару һәм бавыр әгъзаларында яман шешне диагностикалау һәм дәвалауны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикерләште

  (Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советында Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты сәламәтлек саклау буенча эксперт советының күчмә утырышы узды. Анда үт суы бүлеп чыгару һәм бавыр әгъзаларында яман шешне башлангыч чорда диагностикалау һәм дәвалауны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикерләштеләр.

 Федерация Советының социаль сәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Людмила Козлова медицина өлкәсендә Татарстанның уңышларын һәм казанышларын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, хәзер эксперт советының максаты - үт суын бүлеп чыгару системасында һәм бавырда яман шеш диагнозын билгеләү һәм дәвалау буенча актуаль мәсьәләләрне өйрәнү һәм медицинаның бу юнәлешендә закон базасын камилләштерү өчен тәкъдимнәр әзерләү.

 ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Эксперт советы утырышында катнашучыларны республика парламенты җитәкчелеге исеменнән сәламләде. Ул кыскача комитет һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе эшчәнлекләре турында сөйләде, республика һәм федераль програмалары үтәлеше турында белдерде.

 Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Федерация Советы Социаль сәясәт комитетының сәламәтлек саклау буенча эксперт советы рәисе Виталий Омельяновский чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100