Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советында депутатлар өчен семинар узды
Семинарның максаты – яңа депутатларны парламент эшен чагылдырган законнар һәм норматив хокукый актлар белән таныштыру
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советында V чакырылыш Татарстан парламенты депутатларын парламент һәм аның аппараты эшен чагылдырган законнар һәм норматив хокукый актлар белән таныштырдылар. Семинарны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Фәрит Мөхәммәтшин семинарны ачып, депутатларны үз вәкаләтләренә җаваплы булырга чакырды. “Сезгә сайлаучылар зур ышаныч белдерде, халык ышанычын аклау - зур хезмәт, - дип билгеләп үтте ул. – Парламентның беренче эш атнасы, комитетларның беренче утырышлары яңа чакырылыш депутат корпусының югары дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуын күрсәтүенә шатмын”.
Парламент спикеры депутатлар эшенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде. Ф. Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, парламентарийлар депутатлар эшчәнлеген төп эш белән бергә алып барып, закон проектлары буенча фикер алышуда, парламент тыңлауларында актив катнашырга, шулай ук сайлаучылар белән даими очрашырга тиеш. “Хәзер республика бюджеты турындагы закон проектын беренче укылышка әзерләү бара, - диде Дәүләт Советы Рәисе. – Шул уңайдан депутатлардан төп игътибарны бюджет акчаларын билгеләүгә түгел, ә аның керем өлешен тулыландыру өчен өстәмә резервлар эзләүгә юнәлтүне сорыйм. Без республика бюджетында социаль юнәлешне сакларга һәм сайлаучылар теләкләрен исәпкә алырга тиеш”.
Мөхәммәтшин, депутатларга үзләренең халык арасында йөрүче затлар, сәясәтчеләр булуын һәм аларның район белән округның гына түгел, ә бөтен республика мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешлекләрен искәртте. Шуңа күрә ул аларны республика һәм федераль ММЧ белән актив хезмәттәшлек итәргә өндәде. “Россия Федерациясе субъектларында безнең республикага кызыксыну зур, - дип билгеләп үтте ул. – Без Россиянең мәгълүмат кырында ешрак күренергә һәм Татарстан имиджы өчен актив эшләргә тиеш. Бигрәк тә, Мәдәният елында безгә парламент культурасын, аралашу һәм чыгыш ясау культурасын истә тоту мөһим”.
ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина закон проекты эшчәнлеге турында сөйләде, депутатларны Дәүләт Советы аппараты структурасы белән таныштырды һәм бүлек җитәкчеләрен тәкъдим итте.
Шулай ук депутатлар алдында Дәүләт Советы идарәләре һәм бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының Җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге .
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз