news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында даими профессиональ нигездә эшләүче депутатлар билгеләнде

Аларның саны — 20

 (Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген  V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының беренче утырышында парламентта даими профессиональ нигездә эшләүче депутатлар сайланылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Римма Ратникова, парламент серетаре Лилия Маврина һәм 7 комитет рәисләреннән тыш, бу исемлектә Татьяна Воропаева, Ринат Гайзатуллин, Марат Галиев, Анастасия Исаева, Илдус Касыймов, Хафиз Миргалимов, Артем Прокофьев, Рауил Рәхмәтуллин, Рафил Нагуманов кебек депутатлар да бар.

Даими рәвештә 20 депутат эш алып барачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot