news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары 9 айда 70 мең кеше кабул иткән
Бүген 4 чакырылыш ТР Дәүләт Советында Александр Гусев “Бердәм Россия” фракциясенең беренче эш елына нәтиҗә ясады
Скопировать ссылку
(Казан, 17 декабрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). ТР Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары 9 айда 70 мең кеше кабул иткән. Бүген фракция җитәкчесе, республика парламенты рәисе урынбасары Александр Гусев “бердәмроссияле”ләр эше нәтиҗәсе буенча узган матбугат конференциясендә шундый мәгълүмат белдерде.
Фракция җитәкчесе партия исемлеге буенча сайланган депутатлар Татарстан районнарында башкарылган эшкә игътибар бирә - “бердәмроссияле”ләр фракциясенең һәр әгъзасы билгеле районга беркетелгән, дип ассызыклады.
Фракция карый торган мәсьәләләр исемлеге зур, дип белдерде Александр Гусев. “Яңа чакырылыш парламентының беренче эш елында комитетны формалаштыру буенча эш күп булды”, - дип билгеләп үтте А.Гусев. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары сүзләренчә, “Бердәм Россия” парламентта комитет формалаштыруда үз мәнфәгатьләрен кайгырта алган.
“Бердәм Россия” фракциясендә “Мәрхәмәт” хатын-кызлар депутат берләшмәсе пәйда булды, анда 13 нәфис зат керде. А.Гусев сүзләренчә, фракциянең хатын-кыз депутатлары инициативасы буенча хәйрия эшчәнлеге өчен һәр депутатка картлар йорты, инвалидлар интернаты, психоневрология диспансерлары беркетелгән. Фракция утырышларында депутатларның хәйрия эшчәнлеге хакында хисаплары тыңлана.
Фракциядә эксперт советы оештырылган, ул депутатларның Россия Федерациясе Дәүләт Думасына тәкъдим ителә торган закон инициативаларын тикшерә. Депутатлар даими рәвештә гражданнарны кабул итә һәм алар 9 айда 70 мең кеше кабул иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2