news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советында авыл җирлекләрен эреләндерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

Казанда Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышы булды. Чараны комитет рәисе Валентина Липужина үткәрде.
Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә чыгарылган иде. Халык ышанычлылары җирле үзидарәләр, депутат статусы, референдумнар үткәрү, территорияләрнең чикләрен һәм муниципаль берәмлекләрнең статусын билгеләүгә кагылышлы республика законнарына төзәтмәләрне карады. Аларның соңгысы Татарстанның Алабуга, Балык Бистәсе, Чүпрәле, Азнакай һәм Буа районнарына кагыла. Биредә сүз аларның составында муниципаль берәмлекләрне эреләндерү хакында бара.
Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, Тәтеш районында бу эшкә бик җитди якын килгәннәр. Утырышта ясаган чыгышында, аның башлыгы Мөхәррәм Ибәтов, 20 ел эчендә авылда яшәүчеләрнең саны бик нык кимүе хакында сөйләде. 1995 елга кадәр район территориясендә 22 халык депутатлары авыл советы исәпләнгән. Шуннан соң авыл советлары бүлгәләнгән һәм аларның саны 32 гә җиткән.
“Бу этапта идарә итүнең әлеге формалары үзен аклагандыр, мөгаен. Әмма хәзерге вакытта территорияләрнең бу рәвешле бүлгәләнүе алар белән эшләүне кыенлаштыра. Әлеге авыл җирлекләрендә идарә итүче штатларны тотуга гына да 12 миллион сумнан артык акча сарыф ителә”, - дип хәбәр итте М.Ибәтов.
Бу исә депутатларны хәвефкә салды - авыл җирлекләрен эреләндерү районда эшсезләрнең артуына китермәсме? Зур булмаган авыр җирлекләре белән идарә иткән кешеләр кайда эшләр? Мөхәррәм Ибәтов ышандырганча, аларның күбесенә эреләндерелгән структураларда эш табылачак, ә өлкән яшьтәгеләр пенсиягә чыга ала. Ничек кенә булмасын, барысына да ел ахырына кадәр эшләргә мөмкинлек бирәчәкләр. М.Ибәтов шулай ук авыл кешеләре алда торган үзгәрешләр белән килеште, дип белдерде.
Нәтиҗәдә, комитет әгъзалары “Тәтеш муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" ТР законына үзгәрешләр кертү һәм аерым муниципаль берәмлекләр оештыру хакында”гы закон проектын беренче укылышта карау һәм кабул итү өчен парламентка тапшырырга тәкъдим итте.



news_right_1
news_right_2
news_bot