news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советына сайлауларда закон бозуга бәйле рәвештә җинаять эше ачылган

Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына сайлау кампаниясен үткәрүгә бәйле хилафлыклар турында 3654 хәбәр килгән.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Дәүләт Советына сайлауларда закон бозуга бәйле рәвештә җинаять эше ачылган. РФ Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тавыш бирүнең башлангыч нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Эчке эшләр министрлыгының территориаль органнарына сайлау кампаниясен үткәрүгә бәйле хилафлыклар турында 3654 хәбәр килгән.

«Барлыгы - 11, бер тәүлектә ике җинаять эше кузгатылды. Шуларның дүртесе – Мәскәүдә, икесе – Краснодар краенда, Тыва һәм Татарстан республикалары, Новосибирск һәм Курган өлкәләре, Камчатка краенда – берәр», - дип белдерде Элла Памфилова.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Татарстанның Birbov.guru Telegram-каналына хокук сакчылары тарафыннан тоткарланган егеттән сорау алу вакытында төшерелгән кадрлар килеп эләгүе хакында хәбәр иткән иде. Әлеге егет бер парламент партиясенең вәкилләре үтенече буенча Казанның 291нче участогында бюллетеньнәр «ташлау» инсценировкасында катнашуын таныган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100