news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советына сайлауларда учеттан төшерү талонын күп функцияле үзәктә алырга мөмкин

Россия Президентын сайлауда якынча 10 мең кеше учеттан төшерү талонын “Минем документлар” офисларында алган.

ТР Дәүләт Советына сайлауларда учеттан төшерү талонын күп функцияле үзәктә алырга мөмкин
архив/Михаил Захаров

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасында 8 сентябрь көнне үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларда учеттан төшерү талоннарын республиканың күп функцияле үзәкләрендә алырга мөмкин. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Күп функцияле үзәк хезмәткәрләренең сайлаучылар исемлегенә урын буенча кертү турындагы гаризаларны кабул итү хезмәтен күрсәтү тәҗрибәләре бар. Ул 8 сентябрь көнне үтәчәк ТР Дәүләт Советына сайлауларда да кулланылачак. Шундый гариза бирү һәм учеттан төшерү талонын алу мөмкинлеге 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр барлык күп функцияле үзәкләрдә дә булачак”, - диде Ленара Мозаффарова.

Үзәк белгечләре гариза бирүчегә, сайлаучының кайда булуына карап, иң уңайлы сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә һәм гариза тутырырга булышачак. Сайлаучы гаризаны үзе, паспортын күрсәтеп, бирә.

“2018 елда Россия Президентын сайлауда якынча 10 мең кеше әлеге хезмәтләрдән файдаланды. Районда пропискада булган, әмма Казанда белем алган күпчелек студентлар учеттан төшерү талоннарын үзләренә уңайлы булган җирдә ала һәм шунда ук тавыш бирә”, - дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100