ТР Дәүләт Советына сайлауларда аерым типтагы 51 сайлау участогы эшләячәк
Хастаханәдә ятучылар һәм сак астындагы затлар Татарстан парламентына сайлауларда үз тавышларын бирә ала
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). V чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда гражданнарның хокукларын тәэмин итү өчен аерым типтагы 51 сайлау участогы эшләячәк, дип хәбәр итә ТР ҮСК матбугат хезмәте.
Сүз хастаханә, шифаханә, ял йортларында һәм башка вакытлыча булу урыннарында тавыш бирү өчен җиһазланган 47 урын, шулай ук Казан, Бөгелмә һәм Чистайда сак астындагы гражданнар өчен билгеләнгән 4 урын турында сүз бара.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова аңлатып узганча, андый участоклардагы сайлаучылар исемлеге тавыш бирү көне алдыннан формалаштырылачак. Шулай ук ул эшне участок сайлау комиссияләре әгъзалары вакытлыча булу урыннарында да оештыра. Аларга карата тавыш бирү процедурасы үткәрүнең гомум кагыйдәләре бар.