news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советына сайлаулар көнне булачак мәдәни-күңел ачу чаралары тәгаенләнде

Бу көнне җәмәгать транспортлары 23.30 га кадәр йөриячәк

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 14 нче сентябрь ТР Дәүләт Советына сайлаулар булган көнне казанлылар өчен мәдәни-күңел ачу программалары планы билгеле булды.

Бу көнне сайлауга барган һәр казанлыга браслет биреләчәк. Ул браслет белән көн дәвамында җәмәгать транспортында бушлай йөрү һәм “Казан-Арена” стадионында иртәнге 10да башланган бәйрәм чарасына керү мөмкинлеге бирелә.

Стадионда барлыгы 9 күңел ачу мәйданчыгы эшләячәк.

Көндезге 12 дән исә стадион 35 мең кеше сыйдырышлы иң зур кинотеатрга әвереләчәк. Зур экраннан “Легенда №17”, “Поддубный” һәм “Гагарин. Первый в космосе” фильмнарын карарга мөмкин була. Шул ук вакытта “Шарда очу” аттракционы да үз эшен башлар дип планлаштырыла.

Кичке 4 тә, “Энергия рока” фестивале кысаларында, стадионның төп сәхнәсендә яшь рок-төркемнәр чыгыш ясар дип көтелә. Кичке 7 дән соң исә шул ук сәхнәдә Валерий Меладзе, Салават Фәтхетдинов һәм ВИА “Самоцветы”, Татарстанның төрле иҗат төркемнәре чыгышларын карарга мөмкин.

Бәйрәм программасы төнге 10 да салют белән тәмамланачак.

Бу көнне җәмәгать транспорты 23.30 га кадәр йөриячәк. Шулай ук, “Кәҗә бистәсе” метро станциясенә кадәр маршрут оештырыла.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100