news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советына сайлаулар хокук бозуларсыз узды

Хокук бозу очраклары арасында тавыш бирү кабинкасына бер заттан күбрәк керергә омтылу ачыкланды

  (Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). ТР Дәүләт Советына сайлаулар чиста һәм җитди хокук бозуларсыз узды. Бүген “Чиста сайлаулар өчен” корпусы күзәтүчеләре “Татар-информ” МАна шулай дип белдерде.

Көндез бу хәрәкәт вәкилләре Казан сайлау участокларына чыкты. Күзәтүчеләр – алар сайлау участокларында хокук бозу очракларын булдырмауда квалификацияле ярдәм күрсәтүче юристлар.

“Сайлау участокларында төрле партияләр һәм оешмалардан күзәтүчеләрнең күп булуы шаккатырды. Сайлаулар күзәтүчеләрнең тоталь контроле астында узды”, - ди “Чиста сайлаулар өчен күзәтүчеләр корпусы” гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге координаторы, Россия юристлар ассоциациясе Татарстан төбәк бүлеге рәисе Илнар Гыйрфанов.

“Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлаулар чиста һәм ачыктан-ачык хокук бозуларсыз узды дип әйтә алам. Җиңелчә хокук бозулар арасында тавыш бирү кабинкасына бер заттан күбрәк керергә омтылу очраклары ачыкланды. Андый хокук бозулар Үзәк сайлау комиссисе әгъзалары һәм күзәтүчеләр тарафыннан гражданнарны кисәтү юлы белән хәл ителде”, - дип ачыклык кертте юрист.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100