news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советына сайланган Казан Думасы депутатлары урынына яңалары барланачак

Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясендә шул хакта сүз булды

 (Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XXXVI сессиясе үткәрелә. Дума рәисе һәм республика башкаласы мэры Илсур Метшин игълан иткәнчә, ТР парламентына депутат булып сайлану сәбәпле, шәһәр Думасының 7 депутаты вәкаләтләрен калдыруны сорап гариза язган. “Бу - безнең коллегаларга карата халыкның зур ышанычы. Россия Федерациясенең өр-яңа тарихында муниципаль закон чыгару органыннан шуның кадәр депутатның берьюлы төбәк парламентына сайлануы – беренче очрак”, - дип горурлык белдереп, И.Метшин аларны “Знак отличия” күкрәк билгесе белән бүләкләде.

Аерым алганда, алар – Мөслимә Латыйпова, Руслан Йосыпов, Андрей Егоров, Алексей Созинов, Роза Җаббарова, Марат Рәхимов, Альберт Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советына сайланган Казан Думасы депутатлары урынына яңалары барланачак. Һәрхәлдә, И.Метшин шуны тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100