news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советына Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен йөкләргә тәкъдим ителде
Р.Ратникова фикеренчә, әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуга “формаль төстә генә якын килергә кирәкми, чөнки бу республика өчен хәлиткеч вакыйга”
Скопировать ссылку
(Казан, 3 февраль, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышы булды. Утырышны комитет рәисе Светлана Захарова үткәрде.
Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен йөкләү турындагы мәсьәлә көн тәртибендәге тәүге мәсьәлә булды. Әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты.
Аның фикеренчә, әлеге мәсьәлә хакында фикер алышуга “формаль төстә генә якын килергә кирәкми, чөнки бу республика өчен хәлиткеч вакыйга”. Соңгы елларда Татарстан үз үсешендә алга таба зур адым ясады. Боларның барысы да ТР Министрлар Кабинеты һәм шәхсән Рөстәм Миңнехановның ярдәмендә булды, дип ассызыклады ул.
Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә хакында фикер алышканда, парламентарийлар шулай ук республика Хөкүмәте башлыгының эшчәнлеген югары бәяләде, аны уңышлы идарәче, актив һәм энергиясе ташып торган кеше дип атады.
Рөстәм Миңнехановка Татарстан Президенты вәкаләтләрен йөкләү мәсьәләсе хакында фикер алышу ахырында, социаль сәясәт комитеты әгъза–депутатлары ТР Дәүләт Советына Рөстәм Миңнехановка республика башлыгы вәкаләтләрен йөкләргә тәкъдим итте.
Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты әлеге мәсьәләне беренчеләрдән булып карады. Парламентның калган депутатлары аның хакында иртәгә дүртенче чакырылыш Дәүләт Советының 8 нче утырышы башланыр алдыннан фикер алышачак. Парламент комитетлары сессия башланганчы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитетына РФ Президентының Рөстәм Миңнехановка ТР Президенты вәкаләтләрен йөкләү турындагы язма гаризасы буенча үз бәяләмәләрен тәкъдим итәргә тиеш. Ә төп комитет Дәүләт Советының барлык комитетларының бәяләмә һәм тәкъдимнәрен гомумиләштерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2