news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы утырышында социаль ярдәм чараларының гамәлгә ашырылуын тикшерәчәкләр

Парламентның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән. Шуларның бишесе – республика закон проекты, берсе - федераль закон проекты.

ТР Дәүләт Советы утырышында социаль ярдәм чараларының гамәлгә ашырылуын тикшерәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 5 март, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы 12 мартта узачак. Анда депутатлар пенсионерларга ярдәм күрсәтү һәм социаль яклау чараларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк. Бүген республика парламентының президиум утырышында шул хакта билгеле булды.

Парламентның көн тәртибенә 12 мәсьәлә кертелгән. Шуларның бишесе – республика закон проекты, берсе - федераль закон проекты.

Беренче укылышта «Татарстан Республикасында дәүләт төзелеше эшчәнлеге турында», «Татарстан Республикасында сәнәгать сәясәте турында» һәм «Җир асты байлыклары турында»гы законнарга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы өч канун проектын карарга ниятлиләр.

Икенче укылышка исә гамәлдәге республика законнарындагы үзгәрешләргә бәйле ике канун проекты әзерләнгән. Әйтик, аның берсе тарафыннан Татарстанның аерым закон чыгару актларына, ә икенчесе тарафыннан Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы Татарстан канунына үзгәрешләр кертелә, дип белдерде ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100