news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы утырышы башланды

ТР Дәүләт Советы утырышы башланды

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Фоат Уразаев). Бүген Казанда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышы башланды. Утырыш алдыннан депутатлар 21 декабрьдә кинәт кенә арабыздан китеп барган күренекле әдип, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның якты истәлеген бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Мәрхүм белән хушлашу бу минутларда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында бара. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша.

ТР ДС Президиумы тарафыннан утырыш каравына барлыгы 93 мәсьәлә кертелде. Алар арасында «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турындагы ТР Законына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында ТР закон проекты турында» (беренче укылыш), «Җир асты байлыклары турында»гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проекты турында» (беренче укылыш), «Татарстан Республикасының дәүләт милке турында» ТР закон проекты турында» (беренче укылыш), «Татарстан Республикасының сайлаулар һәм референдумнар турындагы аерым законнарына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проекты турында» (беренче укылыш), «Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында»гы ТР законы проекты турында» (икенче укылыш), «Татарстан Дәүләт Советы депутатының статусы турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР закон проекты турында» (икенче укылыш), шулай ук муниципаль берәмлекләрнең һәм җирле үзидарәләрнең чикләренә һәм статусларына кагылышлы закон проектлары һ.б. мәсьәләләр. Тәмамланып баручы елда әлеге утырыш соңгысы булганлыктан, анда ТР Дәүләт Советының 2005 елга законнарны проектлау эшчәнлегенең якынча планы турындагы һәм ТР Дәүләт Советының 2005 елга парламентара хезмәттәшлек Программасы проекты турындагы мәсьәләләр дә каралачак. Көн тәртибенә депутатлар тәкъдиме белән шулай ук башка мәсьәләләр дә кертелде.

ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республиканың башка рәсми кешеләре катнаша. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Бу минутларда өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышы көн тәртибенә кертелгән әлеге мәсьәләләрне карауга кереште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100