news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы туган телләрне укыту турында закон проектына каршы мөрәҗәгать кабул итте

ТР Дәүләт Советы мөрәҗәгатендә әйтелгәнчә, "Туган телләрне өйрәнү хокукы Россиянең барлык халыклары өчен белем бирү программасында булырга тиеш".

ТР Дәүләт Советы туган телләрне укыту турында закон проектына каршы мөрәҗәгать кабул итте
http://gossov.tatarstan.ru

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга «Россия Федерациясендә Мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча мөрәҗәгать белән чыкты. Туган телләрне укытуга кагылышлы бу закон проектына Татарстан депутатлары каршы булуын белдерә. Парламентарийлар, тавыш биреп, бу мөрәҗәгатьне кабул итте.

Закон проектында Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен өйрәнү һәм укыту ихтыяри нигездә, ә туган телләрне өйрәнү – укучылар һәм аларның ата-аналары ихтыяҗларына карап, дип әйтелә. Мөрәҗәгатьтә, Россия Федерациясенең дәүләт теле белән беррәттән, республиканың дәүләт телләре дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә кулланылуы турында искәртелә.

«Рәсми мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәләрендә республиканың дәүләт теле кулланылуын тәэмин итү чараларының берсе - аның төп гомуми белем алганда өйрәнелүеннән гыйбарәт. Россия Федерациясе республикаларының дәүләт телләрен тулы канлы өйрәнүне гамәлдән чыгару бу телләрнең дәүләт теле сыйфатында гамәлдә булмаячагына китерәчәк. Россия халыклары телләрен төп белем бирү программасының вариатив өлешенә күчерергә омтылу тирән борчу тудыра. Россия Федерациясе Конституциясенең 68 маддәсенең 3 нче өлеше буенча, РФ барлык халыкларына туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү буенча шартлар тудыру хокукын бирә. Хәзерге вакытта федераль закон һәм федераль дәүләт белем бирү стандартлары тарафыннан Россия халыклары туган телләрен укыту тәэмин ителгән. Рус теле, әдәбият, чит телләр, математика һәм башка предметлар кебек үк, туган тел мәҗбүри предметка керә. Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәте принциплары белән килештерелми һәм милләтенә карамастан, халыклар арасында үзара аңлашу, татулыкка теләктәшлек таләбенә җавап бирми. Дәүләт белем бирү системасы үсеп килүче буынның киңкырлы үсеше, Россия Федерациясенең күп милләтле халкының тел мирасы һәм мәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү кирәклеген аңлап эш итәргә тиеш, дип саныйбыз. Дәүләт телләре һәм Россия халыклары телләренең факультатив рәвешендә укыту, телләрнең көнкүрештә аралашу дәрәҗәсенә төшүенә китерәчәген фаразлау кыен түгел», - диелә мөрәҗәгатьтә.

Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсенең Россия халыклары телләрен өйрәнү кебек четерекле мәсьәләсе, Россия халыклары мәнфәгатьләрен исәпкә алып тирән уйланган карарлар кабул итүне күздә тота, диелә. «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы туган телләрне өйрәнү хокукы Россиянең барлык халыклары өчен белем бирү программасының мәҗбүри өлешендә булырга тиеш, дип саный. Шулай ук, федераль белем бирү стандартлары белән республиканың дәүләт телләрен укытуны мәҗбүри итеп билгеләп, телләрне укыту мәсьәләсендә билгесезлекне бетерү кирәк, дип саный. Бу закон проектын Дәүләт Думасына карауга керткәнче, җәмәгатьчелектә тискәре резонанс булмасын өчен, республикаларда фикер алышу кирәк. Вячеслав Викторович, Сезгә мөрәҗәгать итеп, тел һәм белем бирү сәясәтендә Россия Федерациясе гражданнарының конституцион хокуклары һичшиксез үтәлер, дип ышанычыбызны белдерәбез», - диелә Татарстан депутатлары мөрәҗәгатендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100