news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы ТР Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын яклаячак
Республика Илбашы фикеренчә, Татарстанның яңа Президенты төзү курсын дәвам итәчәк
Скопировать ссылку
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия һәм республика ГМЧ журналистлары өчен матбугат конференциясе үткәрде. Ул ТР Президенты вазыйфасына ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итүне шәрехләде.
Искә төшереп үтәбез, кичә Мәскәүдә РФ Дәүләт Советының утырышыннан соң РФ Президенты Татарстан Президенты белән аның соравы буенча эшлекле очрашу үткәрде. Минтимер Шәймиев РФ Президентына республика Илбашы вазыйфасына 2010 елның 25 мартында вәкаләтләре вакыты чыккач аның кандидатурасын тәкъдим итмәвен сорап мөрәҗәгать итте. РФ Президенты Дмитрий Медведев Минтимер Шәймиевнең үз кандидатурасын үзе кире кагу белән бәйле рәвештә Татарстан Президенты вазыйфасына республиканың Премьер-министры Рөстәм Миңнехановны тәкъдим итәчәк.
“Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы ТР Президенты вазыйфасына тәкъдим ителде. Безнең парламент аның кандидатурасын бер тавыштан яклар дип уйлыйм”, - дип белдерде матбугат конференциясендә Минтимер Шәймиев.
Аның фикеренчә, беркем дә президент булып тумый, ә президент булып формалаша. “Хәзерге вакытта ТР Премьер-министрының эш формасы һәм элемтәләре зур кыйммәткә ия. Аның фикерен тыңлыйлар. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның закон чыгару эшчәнлегендә тәҗрибәсе зур, ә Рөстәм Миңнехановның - хуҗалык өлкәсендә. Шулай итеп, барысы да яхшы булачак”, - дип саный Татарстан Илбашы.
“Үзем дә еш кына мин сәясәтче түгел, тормыш мине сәясәтче булырга мәҗбүр итә дип әйтә идем. Иң мөһиме – туган илне яратырга һәм аның күп милләтле халкына хезмәт итәргә кирәк”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Минтимер Шәймиев фикеренчә, соңгы елларда Татарстанда бик күп эшләр башкарылды. Республикада киләчәктә үсеш алу өчен потенциал бар һәм бу куандыра. Заманча производстволар булдырыла. Казанда КДУ базасында Федераль университет, Туполев исемендәге КДТУ базасында илкүләм тикшеренү университеты оештырыла. Вузларның диплом статусы үзгәрәчәк. Башка төбәкләрнең яшьләре Казанга килергә омтылачак.
Республикада эшләр уңышлы бара, дип билгеләп үтте ТР Президенты. Без газлаштыру кайчан булганны күптән оныттык, әлегә Татарстан РФның 100 процент газлаштырылган бердәнбер төбәге булып кала, дип мисал китерде ул.
Аның сүзләренчә, хәзер республикада заманча асфальт заводлары һәм техника бар, алар начар юллар төземәячәк. Казан 2013 елда Универсиада үткәрү хокукын отты. Боларның барысына да куанырга һәм төзүне дәвам итәргә кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2