news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Россия Закон чыгаручылары советы утырышында катнаша

Совет Россия төбәкләрендә дәүләтнең милли сәясәт федераль стратегиясен гамәлгә ашыру барышы буенча фикер алышырга ниятли

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылары советы һәм Федерация советы Рәисе каршындагы милләтара мнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән элемтә буенча Консультатив советы президиумының уртак утырышы уздырыла. Совет Россия төбәкләрендә дәүләтнең милли сәясәт федераль стратегиясен гамәлгә ашыру барышы буенча фикер алышырга ниятли, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин утырыш алдыннан Федерация советының рәсми порталына биргән әңгәмәсендә: “Закон чыгаручылар утырышының көн үзәгенә куелган Россия җәмгыятендә милли сәясәт, милләтара һәм конфессияара элемтәләрне ныгыту проблемаларын бернинди арттырусыз Россия куркынычсызлыгының нигезе дип әйтергә мөмкин, - дип билгеләп үткән. - Хәзер милләтара вазгыять мониторингына аерым игътибар бирү кирәк”, - дип саный Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, хәзер милли-мәдәни мохтарият һәм дәүләт структуралары вәкилләре белән коммуникация каналларын җайга салу һәм үстерү проблемасы актуаль, дип ышана. “Мөгаен, миграция законын яңадан карарга, милли-мәдәни мохтариятне яңа сыйфатлы дәрәҗәгә күтәрергә, аларның мигрантларның иминлеген һәм тәртип саклауны тәэмин итү мәсьәләләрендә хокукларын киңәйтү, бу мәсьәләдә җәмгыять һәм дәүләт структуралары позицияләрен якынайту зарур”, - дип ассызыклый Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100