news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 60 яшь

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 60 яшь

(Казан, 22 май, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Бүген Татарстан Парламенты башлыгы, “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Сәяси Советы секретаре Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинга 60 яшь.

Шул уңайдан ул республика җитәкчелеге, киң җәмәгатьчелек һәм күрше төбәкләр лидерлары, татар диаспорасы вәкилләренең котлауларын кабул итә.

Әлмәт шәһәрендә туып, каланың газ сәнәгате техникумы, Уфа нефть институты һәм Саратов югары партия мәктәбен тәмамлаган Фәрит Мөхәммәтшин, бөтен гомерен халык хуҗалыгының төрле тармакларына багышлаган, республикабыз үсеше, күпмилләтле халкының иминлеген тәэмин итүгә, аларның хокукларын яклауга биргән танылган шәхес.

Һәр мәсьәләдә дә алтын уртаклыкны таба белә, илкүләм даирәдә Татарстанның мәнфәгатьләрен кыю яклауга сәләтле кеше ул. Татарстанда демократия һәм парламентаризмны үстерүгә зур көч кую да аның бөеклеген раслый торган сыйфатлар. Татар теленең статусын саклап калуда, Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләрне җайга салуда, шулай ук республиканың икътисадый үсешен тәэмин итүдә дә Фәрит Мөхәммәтшинның өлеше бәяләп бетергесез зур. Һәрьяклап камиллеккә ирешкән оста оратор, кыю сәясәтче, һәркем белән уртак тел табып, һәркемне якын итеп сөйләшүче, аралашучы, татар халкының үз улы булып тарихка кергән шәхес белән республикабыз халкы да чын мәгънәсендә горурлана. Исәнлек-саулык аңа!

news_right_1
news_right_2
news_bot