Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр көне белән котлады
“Бүген республикага тирән белемнәр үзләштергән, иҗат энергиясе ташып торган, яңа идеяләр белән янып яшәгән талантлы яшьләр кирәк”, - диелә котлауда
(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшьләр көне белән котлады.
“Кадерле дуслар! Хөрмәтле мәктәп укучылары, студентлар, яшь галимнәр, авыл хуҗалыгында һәм сәнәгать өлкәсендә эшләүче яшьләребез, эшкуарлар һәм спортчылар, иҗат әһелләре! Сезне Яшьләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Без борынгы тарихлы, мәдәни һәм рухи казанышларга бай республикада яшибез. Гасырлар дәвамында бергә гомер иткән күпмилләтле халкыбызның акылы, зирәклеге нәтиҗәсендә күңелләребезгә Ватаныбызга эчкерсез мәхәббәт, ата-бабаларыбыздан мирас булып калган гореф-гадәтләргә хөрмәт, диннәр арасында татулык һәм тынычлык булдыру хисләре, рухи кыйммәтләр сеңгән. Бүген, Яшьләр көнен билгеләп үткәндә, мин өлкән буынга ихлас күңелдән рәхмәт әйтер идем. Аларның көндәлек тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мөстәкыйль тормышка аяк баскан яшьләребезгә Россиянең даими үсә баручы, куәтле фәнни-техник, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать потенциалына ия төбәге - Татарстан мирас булып кала.
Бүген республикага тирән белемнәр үзләштергән, иҗат энергиясе ташып торган, яңа идеяләр белән янып яшәгән талантлы яшьләр кирәк. Җәмгыятъ үсешенең шактый катлаулы бу чоры үзеңнең булдыклылыгыңны, иҗат осталыгыңны күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Без сездән заман тудырган сорауларга үз карашыгызны белдереп, аларны хәл итү юлларын күрсәткән үткен фикерләр көтәбез. Сезне Россия Федерациясен яңартып корачак, инновацион технологияләр әзерләп кертәчәк, икътисадның көндәшлеккә каршы торучанлыгын үстерүдә әйдәп баручы көч булачак тигез хокуклы, җаваплы һәм мөстәкыйль партнерлар итеп күрәбез.
Үз чиратыбызда без, яшьләребезне төрле яктан үстерү максатыннан, уңайлы шартлар тудырырга, сәясәттә һәм эшмәкәрлектә, спортта, фәндә һәм мәдәнияттә яңа фикерләрне тормышка ашырырга тырышабыз. Бу нисбәттән Татарстанда шактый эшләр эшләнде. Республикада дәүләт яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде. Яшьләр турында закон кабул ителде. Яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә, талантлы яшьләргә ярдәм итүгә, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән программалар тормышка ашырылып килә. Сезнең максатка омтылучанлык, туган республикабыз өчен эшкә дәртегез һәм омтылышларыгыз төрле катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә булышыр дип ышанам. Илебез һәм республикабызның демократик үзгәртеп корудагы алга таба үсеше сезнең актив гражданлык карашына бәйле.
Кадерле дуслар! Чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телим. Үз көчегезгә ышаныгыз, алга куйган якты максатларга ирешегез! Сезне алда кызыклы һәм катлаулы олы тормыш көтә. Уңышлар сезгә! Бәйрәм белән!” – диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз