news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Республикасының Казандагы яңа Генераль консулы белән очрашты

Турхан Дильмач, Төркия илчелеге эшчәнлеге өчен Татарстанда барлык шартлар да тудырылган, дип бәяләде

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәрендә Төркия Республикасының Генераль консулы Турхан Дильмач белән очрашты. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Парламент Секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Марат Галеев, Төркия Республикасында Татарстанның вәкәләтле вәкиле Айдар Гашигуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе киңәшчесе Олег Гаврилов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы вице-консулы Нуреттин Кая катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе: "Безнең халыкны бик күп нәрсә берләштерә. Бу уртак тарихыбыз, мәдәниятебез. Татарстан Республикасы - Россия Федерациясенең иң эре сәнәгать үзәкләренең берсе, һәм безне Төркия дәүләтчелеге белән тыгыз җепләр бәйли. Дәүләт Советы да сезнең парламент белән ныклы элемтәдә тора", - диде һәм Татарстан белән Төркия арасында дуслык җепләрен ныгытырга ярдәм иткән Төркия җитәкчеләрен искә алып узды, Төркиянең элеккеге консулы белән башкарган эшләрне санап үтте. Сез безнең Татарстан тормышына күнегеп, Казанда гына түгел, республикабызның башка шәһәрләрендә дә булуыгызны телим, диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Турхан Дильмачка эшендә уңышлар теләде.

Турхан Дильмач: "Сез мине үзегездә бик мөһим көнне кабул итәсез. Бүген Татарстан Президенты депутатларга мөрәҗәгать белән чыкты һәм аларга таныклыклар тапшырылды", - диде сүзен башлап һәм Фәрит Мөхәммәтшинны кабат ТР Дәүләт Советы Рәисе булып сайлануы белән котлады. Чыгышында Генераль консул соңгы елда бу ике республиканың үсешен күзәтеп баруын һәм парламент җитәкчесе белән элек тә күрешкәннәре булуын искә төшерде. "Безнең парламентара мөнәсәбәтләрнең тамырлары тирән һәм аларның үсеше өчен мин дә кулдан килгәнне эшләчәкмен. Консуллык эшчәнлеге өчен Татарстанда барлык шартлар да тудырылган һәм Россия белән Төркия арасында нык мөнәсәбәтләр урнашкан", -диде ул парламент җитәкчесенә рәхмәтләрен җиткереп.

Яңа Генераль консул Татарстанның Яр Чаллы, Алабуга, Болгар кебек шәһәрләрендә булырга өлгергән. Фәрит Мөхәммәтшин,  үз чиратында, Турхан Дильмачны бу урынга билгеләнүе белән тагын бер кат котлап, киләчәктә аның эшчәнлегендә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ул, шулай ук, "Казан -Төрки дөньяның мәдәни башкаласы", Казан мөселман киносы фестивале хакында да искә алып узды һәм бу мәдәни чараларның мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итүен ассызыклады.

Ахырдан барысы да истәлеккә фотосурәткә төште.

Искәртеп узабыз: Турхан Дильмач 1976 елда Төркия Республикасының Трабзон шәһәрендә дөньяга килгән. Босфор университетын тәмамлаган. Бишкәк шәһәрендә Төркия Республикасы Илчелегенең өченче секретаре, Афинада өченче һәм икенче секретарь, Мәскәүдә Төркия Илчелегенең киңәшчесе булып эшләгән. Быел сентябрь аенда исә Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100