news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады

“Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе яисә киресенчә булуы нәкъ менә сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле”, - диелә котлауда

(Казан, 13 гыйнвар, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне белән котлады.

“Хөрмәтле журналистлар, массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән тәбрик итәм! 1703 елның 13 гыйнварында Петр I указы белән “Ведомости” газетасының беренче саны дөнья күрде. Әлеге дата илебез журналистикасы үсеше тарихына истәлекле көн булып кереп калды. Бүген Россия матбугаты көнен мәгълүмат әзерләүчеләр белән бергә аны бастырып чыгаручылар һәм таратучылар да бәйрәм итә.

Эфирда яисә вакытлы матбугат битләрендә әйтелгән һәр сүз өчен җаваплылык тою, актив гражданлык позициясен һәм иҗтимагый-сәяси инициатива белдерү, хәбәрләрне тиз һәм дөрес итеп җиткерә белү, вакыйгаларга тирән һәм төпле анализ ясау, көн үзәгендә торган иң мөһим мәсьәләләрне куя белү һәм аларга җавап табу кебек һөнәри публицистикага хас сыйфатлар масс-медиа хезмәткәрләренең барысына да кагылырга тиеш.

Җәмгыятьнең объектив мәгълүматлы булуы, журналист сүзенең яңарышка, кешелеклелеккә, гаделлеккә хезмәт итүе яисә киресенчә булуы нәкъ менә сезнең белемегезгә һәм һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары, күп миллионлы аудиториягә дөньядагы, илебездәге һәм республикадагы вакыйгалар турында көн саен оператив һәм киң мәгълүмат җиткереп, гомумроссия мәгълүмат киңлегендә лаеклы урын алып тора. Интернет челтәрендә күп кенә мәгълүмат басмалары үзләренең вәкиллекләрен ачып, Татарстаннан читтә дә киң катлам укучыларны җәлеп итә. Аеруча шунысы мөһим: безнең массакүләм мәгълүмат чаралары һәрвакытта да язмаларының югары сыйфатлы булуы, яңарышка омтылуы белән аерылып торды.

Хөрмәтле журналистлар, газета һәм журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм ияләре! Бүген сез – дәүләт һәм гражданлык җәмгыяте арасындагы алыштыргысыз буын. Республикабыз халкы хезмәтегезне һәм үзен борчый торган проблемаларны хәл итүгә әзерлегегезне, хакимият һәм идарә органнары, иҗтимагый һәм сәяси институтлар белән конструктив бәйләнешегезне югары бәяли. Әлеге хезмәттәшлек ныграк һәм төрлерәк булган саен, күп кенә мәсьәләләрне уртак тырышлык белән хәл итәргә мөмкин булачак. Республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында еш булганлыктан, мин матбугат сүзенең тәэсирен, куәтен һәм Татарстан халкының аңа ышанычын күрәм.

Кадерле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезнең барыгызга да нәтиҗәле хезмәтегез, илебездә бара торган вакыйгаларны һәм социаль яктан әһәмиятле проектларны вакытында һәм дөрес итеп яктыртканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Каләмегез үткен булсын, яңа иҗади уңышлар, һөнәри үсеш, тынычлык һәм сәламәтлек телим”, - диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100