news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Михаил Горбачевка юбилее уңаеннан котлау юллады

Юбилярга бүләк итеп “Татарстанда Җир Хартиясе” дип исемләнгән китап җибәрелде. Ул - Михаил Горбачевның Россиядә глобаль халыкара стратегияне тормышка ашырудагы хезмәтләрен тану һәм зур хөрмәт күрсәтү билгесе

(Казан, 2 март, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин СССРның беренче президенты Михаил Горбачевка 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлау юллады. Юбилярга бүләк итеп “Татарстанда Җир Хартиясе” дип исемләнгән китап җибәрелде. Ул - Михаил Горбачевның Россиядә глобаль халыкара стратегияне тормышка ашырудагы хезмәтләрен тану һәм зур хөрмәт күрсәтү билгесе.

“Без Сезнең “Җир Хартиясе”н булдыру инициативасы белән чыгучыларның берсе булуыгызны ихтирам хисләре белән искә алабыз. Ә проект үзе илебездә чирек гасыр элек Сезнең тарафтан башланган демократик үзгәрешләр аркасында мөмкин булды”, - диелә котлауда.

“Вакыт күрсәткәнчә, демократик реформалар җиңел түгел, әмма без аларның кире әйләнеп кайтмаслыгына ышанабыз”, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Бу хакта парламентның Җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара эшчәнлек бүлеге хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot