news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районы активы белән очрашты

Эш сәфәре вакытында балалар бакчасы ачылышында, күп фатирлы торак йортны файдаланылышка тапшырганда катнашты, киңәшмә үткәрде

 (Казан, 28 август, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Мамадыш районына эш сәфәре белән барды. Анда ул балалар бакчасы ачылышында катнашты, күп фатирлы торак йортка күченүчеләрне котлады, район активы белән очрашты. Көннең икенче яртысында парламент башлыгы авыл халкының эштә активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча быелга дүртенче зональ семинар-киңәшмә уздырды.

Мамадыш шәһәренең “Северный” микрорайонында 140 урынга исәпләнгән “Теремок” дип аталган яңа балалар бакчасы ачылды. “Сезнең райондагы шатлыклы вакыйгаларны – елга яры буен төзекләдерүне, мәктәпләр, балалар бакчалары, торак йортлар калкып чыгуны мин дикъкать белән күзәтәм. Сезнең грант программаларында бик актив катнашуыгызга куанмаслык түгел”, - дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпкәчә учреждение ачылышы тантанасында. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, яңа бакчаның уен мәйданчыгы, актлар, музыка һәм физкультура заллары, психолог кабинеты бар.

Бу көнне Мамадышның Үзәк урамындагы тузган бараклар урынына салынган күп фатирлы йортка күченүчеләр күптән көтелгән өй туйлары уздырды. Алар яңа фатир ачкычларын Фәрит Мөхәммәтшин кулларыннан кабул итеп алды. Гомумән, соңгы елларда районда 42 торак йорт төзелеп, 1446 гаилә өй туен бәйрәм итте.

Район башлыгы Анатолий Иванов республика җитәкчелегенә саллы финанс ярдәм күрсәтелгәне өчен рәхмәт әйтте, аның ярдәмендә исә муниципалитет актив үсештә, диде.
Бу көнне шәһәрнең Тукай урамында яңа спорт мәйданчыгы ачылды, анда исә Фәрит Мөхәммәтшин яшь футболчылар уенына тупны кертеп җибәрде.

Соңрак Мамадыш районы активы белән очрашкач, республика парламенты спикеры Мамадыш районының уңышлы үсеше башка муниципалитетлар җитәкчеләрен ни рәвешле тәэсирләтүен билгеләп үтте.

Мамадышлылар үзләрен әлеге очрашуда актив тотты: узган алар елгы нәтиҗәләр буенча туган шәһәрләренең Россиядә шәһәр уңайлыклары ягыннан беренче урынга чыгуын горурлык белән сөйләделәр, биредә муниципаль туризм уңышлы гына үсеп килүе әйтелде. Районның торак фонды тулылануында исә ТР Дәүләт Советында Мамадыш районы ихтыяҗларын яклаучы депутат, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды башлыгы Тәлгать Абдуллин тырышлыгы да аз түгеллеге билгеләнде.

Сөйләшү барышында “авырткан җирләр” дә күз уңыннан читтә калмады: шәһәрдә әшәке суларны чистарту корылмалары алыштыруга мохтаҗ, мәсьәләне хәл итү өчен 200 млн. сум кирәк. Шул ук вакытта районның коммуникацияләрне яңарту буенча федераль программага кертелгәнлеге әйтелде, әмма халык аларның проблемасы хәл ителәссенә бик үк ышанып бетми. Бүген алар Фәрит Мөхәммәтшинга бу мәсьәләдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, “Халык җыены” кебек проектлар ярдәмендә алар республика халкының күп кенә проблемаларын тыңлау-белешү мөмкинлеге бар. Очрашу барышында ул мамадышлыларның мөрәҗәгатен бердәм халык гозерләре тупланмасына кертергә вәгъдәләде. Ул проект ярдәмендә “Бердәм Россия” партиясенең алдагы бишьеллык эш планы төзелә.

Көннең икенче яртысында Мамадышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин авыл халкының эштә активлыгын арттыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләре буенча быелга дүртенче зональ семинар-киңәшмә уздырды. Биредә билгеләп үтелгәнчә, хуҗалык итүнең кече формалары белән эшләү буенча рейтингта район беренче урында исәпләнә, шулай ук республика программалары белән беррәттән, биредә 2011 елда үзләренең “Авылга – йөз белән” (“Лицом к селу”) программасы эшләтеп җибәрелгән.

Мамадыш районында икмәк һәм икмәк-күмәч продукциясе эшләп чыгару белән 5 предприятие шөгыльләнә, агач эшкәртүдә 19, төзелеш материаллары җитештерүдә 23, теплицаларда яшелчә һәм утырту өчен үсентеләр үстерү белән 15 эшкуар шөгыльләнә. Шулай ук районның торак пунктларында 3 дистәдән артык хосусый пилорама бар, кече бизнес субъектлары балык эшкәртү, агач күмере һәм перчаткалар ясау, прессланган агач чүбен пресслап биркетлау белән мәшгуль.

Очрашу азагында парламент башлыгы җирле хуҗаларга үз эшләренеңдә үсеш теләде.

ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге шул хакта хәбәр ите.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100