news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин КДМСУның 40 еллыгы белән тәбрикләде

Парламент башлыгы, юбилей тантанасына җыелган кунакларны сәламләп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көч куючыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады

(Казан, 11 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 40 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган тантанада катнашты.

Анда шулай ук Россия Халыклары ассамблеясе Советы рәисе, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Рамазан Абдулатипов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, республика министрлык һәм ведомстволары вәкилләре, Санкт-Петербург, Ташкент, Луганск шәһәрләре, РФ төбәкләре вузларының мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының профессорлар һәм укытучылары катнашты.

Парламент башлыгы, юбилей тантанасына җыелган кунакларны сәламләп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә көч куючыларны Татарстан Республикасы җитәкчелеге исеменнән котлады. “Бөтен барыбызга да кагылып үткән финанс-икътисади кризисына карамастан, мәдәният тармагы Татарстан бюджеты һәм республика җитәкчелеге тарафыннан ышанычлы рәвештә яклана. Киләсе елга бюджет кабул итеп, без мәдәният өлкәсен финанслауны киметмәскә карар кылдык. Алга таба да, белем бирү һәм мәдәниятның һәр сәламәт җәмгыятьнең нигезе булып торуын аңлап, бу тармакка булышлык итәчәкбез”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният университеты дүрт дистә ел эчендә бик озын юл узган: Ленинград мәдәният һәм сәнгать институты филиалыннан университет дәрәҗәсенә кадәр җиткән. “Бу вакыт эчендә уку йортының йөзе үзгәрде, “Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты” дигән бренд барлыкка килде. Мәдәният, рухият, сәнгать, милли казанышларсыз киләчәгебезне күз алдына да китереп булмый. Иң мөһиме - университетта Идел буеның төрле халык вәкилләре белем ала һәм милли сәнгатен үстерә”, - дип белдерде Ф.Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы вуз ректоры Ривкать Йосыповка һәм КДМСУ коллективына ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты хезмәткәрләрен республиканың мактаулы исемнәрен һәм дәүләт бүләкләрен алулары белән котлады.

Ф. Мөхәммәтшин шулай ук, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга керткән өлеше өчен, Рамазан Абдулатиповка Татарстан Президенты Рәхмәт хатын тапшырды.

ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева үз чиратында КДМСУ педагоглары тырышлыгы аркасында, соңгы вакытта мәдәният өлкәсендә бик күп яшь талантлар килә. Ул шулай ук мәдәният тармагын финанслауга елдан-ел күбрәк акча бүлеп бирелүен хәбәр итте.

Россия Халыклары ассамблеясе Советы рәисе, Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты ректоры, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Рамазан Абдулатипов исә глобализация чорында милли мәдәниятларны һәм халыкларның төрлелеген саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. “Россия тарихи яктан нәкъ менә күп милләтле һәм мультимәдәниятлы дәүләт булып җитеште”, - диде ул. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100