news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Лаеш районы Столбище авылында яңа балалар бакчасы ачылды

Җыелган халыкны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, парламент җитәкчесе барысын да өй туе белән котлады

(Казан, 2 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Лаеш районының Столбище авылында 240 урынлык яңа балалар бакчасы ачылды. Әлеге вакыйгага багышланган тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, анда шулай ук Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев та бар иде.

Мәртәбәле кунакны авылда бик нык әзерләнеп иртән иртүк көткәннәр: “Сказка” дип аталган бу бакчаның бинасын әкияттәй матур итеп бизәгәннәр, тротуарларда һәм сукмакларда бәйрәмчә киенгән бала-чага тезелешкән, әкият персонажлары булып уйнаучы яшь артистлар үзләренең номерларына әзерләнәләр, ә бакча хезмәткәрләре һәм ата-аналар теләсә нинди шәһәргә лаек бу учреждение бинасына карап, соклануларын яшерә алмыйлар.

Җыелган халыкны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Дәүләт Советы җитәкчесе барысын да өй туе белән котлады. “Бу шатлыклы вакыйга “Бәләкәч” программасы нәтиҗәсендә мөмкин булды. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәү проблемасын чишүне без иң мөһим бурычларның берсе итеп карыйбыз. Шунысы куандыра: өч яшьтән зурракларны урыннар белән тәэмин итүгә ирештек. Әйе, республикада уңай демографик хәл күзәтелә, шуңа күрә кечерәкләрне дә урнаштырып бетерү әлегә хәл ителәсе мәсьәлә булып кала. Әмма, икенче яктан, – мондый хәл туучылар санының артып торуы турында сөйли. Димәк, яшьләр киләчәккә ышаныч белән карый, республиканың иртәгәсе көнен яхшы күз алдына китерә. Менә мондый матур учреждение ачылу өметләрнең нигезле булуын раслый”, - диде ул.

Республиканың социаль-икътисадый үсеше перспективалары турында сөйләп, Фәрит Мөхәммәтшин кабул ителгән программаларны уңышлы үтәр өчен җәмгыятьнең мөмкинлекләре җитәкрлек булуына ышаныч белдерде. “Республикада шундый утыздан артык программа эшләп килә, - диде ул. – Авылларны үстерү, юллар, мәктәпләр, клублар, акушерлык пунктлары, спортзаллар төзү – барлык бу юнәлешләрдә актив хәрәкәт итәбез. Моны халык та күреп тора. Шуңа күрә шикләнмим: Татарстан Дәүләт Советына сайлау республика җитәкчелеге сайлаган курсны халыкның яклавын күрсәтәчәк”.

Аннары парламент башлыгы “Сказка” мөдире Анна Анисимовага 13 ноутбокка сертификат тапшырды.

Бу вакыйганы ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге шәрехли. 

(Фотосурәт http://gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100