news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин петербурглыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты Рәис Яркәев, Сәлим Хәсәнов, Шамил Алюшевка бирелде

(Санкт-Петербург, 23 ноябрь, “Татар–информ”, Зәрия Хәсәнова). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Санкт-Петербургның "Амбассадор" кунакханәсендә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты Рәис Яркәев, Сәлим Хәсәнов, Шамил Алюшевка бирелде. Алар чынлап та мондый ихтирамга лаек. Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рәис Яркәев 2006 елда шушы вазифага сайланып куелган иде. Ул Татарстанның Азнакай шәһәрендә туып-үскән. Һөнәри хәрби. Хәзерге вакытта "Татнефть" ачык акционерлар җәмгыятенең Санкт - Петербургтагы филиалы генераль директоры. Мохтәрият ярдәме белән "Нур-Свет" гәзите дөнья күрә. Иҗтимагый эшкә ул Ленинград Тыл һәм транспорт академиясендә укыган вакытта ук тартыла. 1982 елда озак вакыт өзелеп торган сабантуйны оештыруда башлап йөри. 1994 елда Татарстанның төньяк башкаладагы Рәсми сәүдә - икътисадый вәкиллеген ачуда катнаша. Соңыннан ул ТР Даими вәкиллегенә әйләнде. 1997 елда Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыручыларның берсе дә ул. Шул елдан ул Мохтәрият шурасы әгъзасы. Петербург Җәмигъ мәчетен төзекләндерүгә Рәис Яркәев сизелерлек өлеш кертте. Бүгенге көндә Татар милли-мәдәни мохтәрияте актив җәмәгать эше алып бара. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе урынбасары Сәлим Хәсәнов Татар милли-мәдәни мохтәриятенең тәүге рәисе. Бүгенге көндә "Нур- Петербург" гәзите баш мөхәррире. Әйтергә кирәк, хәзер гәзит даими басыла. Эчтәлеге бай. Сәлим Тәлха улы 1996 елда Петербургта татар-башкорт шурасына нигез сала һәм аның җитәкчесе була. Хәйрия эше белән актив шөгыльләнә. Тумышы белән Туймазы шәһәреннән. Шамил Алюшев Пензада туган. 16 яшьтә хезмәт юлын башлый. Мәскәү ветеринар академиясендә белем ала. "Урыс мехы" ачык акционерлар җәмгыятендә эшли. Сәлим Хәсәнов белән берлектә Татар милли-мәдәни мохтәрияте исеменнән Татарларның федераль милли-мәдәни мохтәриятен оештыру эшендә катнаша. Мәккә һәм Мәдинәдә хаҗда булган. Актив хәйрия эше алып бара. Соңгы елларда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте (рәисе Рәшид Мәһдиев) Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен киң колач белән күп кеше катнашлыгында үткәрә. Шамил Абдулла улы бу җаваплы эшне тулысынча үз кулында тота. Җәмил Гыйниятулловка ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт Хаты тапшырылды. 42 яшьлек милләттәшебез Ульяновски өлкәсе Филипповка авылында туып-үскән. Санкт-Петербург дәүләт университеты икътисад факультетын тәмамлаган. Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе Татар милли-мәдәни җәмгыяте әгъзасы. Зыялылыгы, тәртибе, милләтпәрвар һәм киң белемле булуы белән аерылып тора. Искиткеч тыйнак, зур хәйрия эше алып бара. Җәмил Расыйх улы “Санкт-Петербург ортопедик аяк киемнәре фабрикасы” генераль директоры. Казанның 1000 еллыгы истәлек медале чикләнгән җавалылыктагы "Амбассадор" кунакханәсе генераль директоры Андрей Шараповка һәм аның ярдәмчесе Михаил Ураковка тапшырылды. Рәхмәт йөзеннән кунакханә җитәкчелеге Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевка картина бүләк итте. Сүз уңаенда әйтергә кирәк, татарстанлылар һәрвакыт шушы кунакханәдә туктала. Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтәрияте башкарма директоры Ирина Журавлева Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы Даими вәкиллеге мактау грамотасына лаек булды. “Сез Санкт-Петербургта халкыбызның лаеклы вәкилләре булып торасыз. Валентина Матвиенко белән очрашуда мин аңа һәм шәһәр җитәкчелегенә татар җәмәгатьчелегенә җылы мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдердем. Ә сезнең Татарстан белән актив хезмәттәшлегегезне без югары бәялибез”, – диде җыелучыларны тәбрикләп Фәрит Мөхәммәтшин. ТР Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасында Татарстан Республикасының төньяк башкаладагы даими вәкиле Шамил Әхмәтшин һәм аның ярдәмчесе Дамир Сабиров, журналистлар катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100