news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф.Мөхәммәтшин Азнакай районының төрле объектларында булды

Фәрит Мөхәммәтшин Мәнәвез торак пунктында Фирдәвес Мөҗиповның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды

(Азнакай районы, 12 февраль, " Татар-информ", Алия Сабирова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың Азнакай районында эш сәфәрендә. Сәфәрдә аны ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Азнакай муниципаль районы башлыгы Рафис Галиев озатып йөрде.
Дәүләт Советы спикеры Мәнәвез торак пунктында Фирдәвес Мөҗиповның шәхси ярдәмче хуҗалыгында булды.
1996 елда Дилбәр һәм Фирдәвес Мөҗиповлар эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлап, документлар рәсмиләштергән һәм каз бәбкәләре сатып алган. Мөҗиповлар халык ихтыяҗын өйрәнеп, Пензадан ике тегермән сатып алган һәм югары сортлы он җитештерергә керешкән. 2002 елда тегермән хуҗалыгы тулы көченә эшли башлаган. Аннары әлеге гаилә үз эшләрен киңәйтергә уйлап йорт кошлары үрчетү буенча ферма ачкан. Алар каз, үрдәкләрне асрау һәм инкубатор урнаштыру максатыннан калган җирләрдә биналар төзегән.
Мөҗиповлар җиденче елларын йорт кошлары үрчетү белән шөгыльләнә. 2009 елда хуҗалыкта 7500 баш каз, 5000 үрдәк, 3000 бройлер чеби, 8000 тавык үстерелгән.
Әлеге хуҗалыкта видеокүзәтү урнаштырылган булуын билгеләп үтәргә кирәк.
Эшмәкәрләр җитештергән продукцияләрен Азнакай районы базарларында күпләп һәм берәмләп сата. Аларның малае Равил Мөҗипов сөйләвенчә, сатып алучылар күрше төбәкләрдән үзләре килә. Мөҗиповлар киләчәктә производствоны зурайтырга, яңа мәйданнар үзләштерергә планлаштыра.
Бүген Татарстан парламенты җитәкчесе Мөҗиповларның хуҗалыгын карады һәм аларның эшчәнлеге белән танышты. Фәрит Мөхәммәтшин шәхси ярдәмче хуҗалыкта эшләүчеләр саны белән дә кызыксынды. Производствода Мөҗиповларның 4 гаилә әгъзасыннан тыш тагын 15 кеше хезмәт куя, дип билгеләп үтте Равил Мөҗипов.
Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин Азнакай районы Үзәк хастаханәсенең 2009 елда капиталь ремонт ясалган бала тудыру бинасын карады.

news_right_1
news_right_2
news_bot