news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Рәисе эш буенча Сарман һәм Мөслим районнарында булды

Фәрит Мөхәммәтшин ике муниципаль берәмлектә дә районнар активы белән очрашты

  (Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның Сарман һәм Мөслим районнарына эш сәфәре юелән барды.
Иртән парламент җитәкчесе Сулы Саклау торак пунктында Мәдәният йорты ачылышында катнашты. Күп функцияле үзәкләр төзелеше республика программасы буенча төзелгән бинада 100 урынга исәпләнгән авыл клубы һәм китапханә урнашкан.

Сарман районы Саклаубаш  авылында капиталь ремонттан соң урта гомум белем бирү мәктәбе ачылды. Универсаль спорт мәйданчыклары төзелеш программасы буенча янәшә уен зонасы – футбол һәм волейбол кыры, тир һәм милли көрәш мәйданчыгы булдырылган.

Көннең икенче яртысында ТР парламенты спикеры Мөслим муниципаль районына юл тотты. Бүген Мөслимдә участок вәкаләтле полициясе өчен административ-торак комплекс, лицей янында спорт мәйданчыгы, шулай ук, реконструкциядән соң, туган якны өйрәнү музее ачылды.

Бүген Мөслимдә яшәүчеләр халык җыенына җыелды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җирле халыкның үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады. Республикада үткәрелә торган социаль сәясәт төрле мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итү мөмкинлеге бирә, дип белдерде ул. Татарстанда максатчан программалар буенча мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелә һәм ремонтлана, спорт комплекслары, күп функцияле үзәкләр һ.б. объектлар торгызыла. Халык җыеннарында белдерелгән үтенечләр “Бердәм Россия” партиясенең бишьеллык планына кертелә, дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.

Мөслимлеләр республика җитәкчелеге вәкилләренә яңа балалар бакчасы сорап мөрәҗәгать итте. Бу районда демографик шартларны яхшытуда бик актуаль. Мөслимлеләр шулай ук спорт комплексы төзү мөмкинлеген дә карауны сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин ике муниципаль берәмлектә дә районнар активы белән очрашты. ТР парламенты спикеры республиканың социаль-икътисадый үсеше һәм төбәкләрдә иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында сөйләде һәм 2014 елда төп сәяси вакыйга – Татартсан Дәүләт Советына сайлауларның мөһимлеген дә билгеләп үтте, дип хәбәр итә республика парламентының җәмәгатьчелк һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100