Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы президиумы ТР Президенты юлламасының төп бурычларын каралышка ала – Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, шулай ук Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләренә нисбәтле эшләр әзерләнәчәк
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Икътисадта бәяләр, базарларда рубль курсы һәм нефть бәясе үзгәреп торган шартларда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасы нинди булыр, дип барысы да көтте. Нигездә, шушы бөтен сорауларга юллама белән чыгышында Рөстәм Миңнеханов җавап бирде һәм республика үсешенең шушы этабында нәрсәгә игътибарны юнәлтергә икәнен билгеләде.
Бу хакта бүген ТР Президентының республика парламентына юллама белән мөрәҗәгате тыңланган V чакырылыш ТР Дәүләт Советының XI утырышыннан соң журналистлар белән очрашкан ТР Дәүсоветы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәян итте. “13 сентябрьдә Татарстанда үткәрелгән сайлаулардан соң, ә анда республика Президенты бөтен халык тарафыннан зур ышаныч белән һәм сайлаучыларның сайлауга югары дәрәҗәдә килүе шартларында сайланды, ТР Хөкүмәте формалашканнан соң, Рөстәм Миңнеханов парламентка (аның аша – Татарстанның бөтен җәмәгатьчелегенә) алдагы елга үсеш юнәлешле еллык юлламасы белән мөрәҗәгать итү турында карар кабул итте”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Татарстан парламенты башлыгы сүзләренчә, ТР Дәүләт Советы президиумы утырышында республика Президенты юлламасында билгеләнгән төп мәсьәләләр каралачак, һәм Рөстәм Миңнеханов йөкләмәләренә нисбәтле эшләр әзерләнәчәк.
“Хәзерге вакытта иң мөһиме – товар сату базарларын саклау, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә белү, бюджет формалаштыру. Без инде киңәшмәләрдә муниципаль җитәкчеләр белән бюджет турында фикер алышулар үткәрәбез. Октябрьнең икенче яртысында ул ТР Дәүләт Советына тәкъдим ителер дип исәпләп торабыз. Эшнең бу бик мөһим этабы”, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.
Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз