Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы һәм Калининград өлкәсе Думасы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде
Марина Оргеева: “Без Татарстанга кылган сәфәребездән күп нәрсәне куен дәфтәребезгә салып куйдык”
(Казан, 10 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Калининград өлкәсе Думасы Рәисе Марина Оргеева җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Икеяклы очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле комитет җитәкчеләре катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин мәртәбәле кунакларны сәламләп, Россиянең 32 субъекты, күп кенә чит илләр белән хезмәттәшлек, закон чыгару актлары белән алмашу турында килешүләр төзелгәнлеген, Ауропа институтлары белән актив хезмәттәшлек алып барылганлыгын шәрехләп үтте. Дәүләт Советы Рәисе парламентара килешүләргә җитди мөнәсәбәт хакимлек итүен ассызыклады. Ул Татарстан Президентының агымдагы елда Калининград өлкәсенә барганын, ике төбәк арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында шартнамә рәсмиләштерелгәнен искәртеп узды. Фәрит Мөхәммәтшин быел бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатларны сайлау узганын билгеләп үтеп, 66 сәяси партия теркәлгәнен әйтте. Ул шулай ук Хөкүмәт җитәкчелеге ничек формалашуы турында кыскача сөйләп үтте.
Парламент башлыгы Калининград өлкәсендәге татар диаспорасына милли гореф-гадәтләргә сакчыл мөнәсәбәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
“Безнең төбәк өчен Россиянең мондый субъектлары белән хезмәттәшлек урнаштыру бик мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте Марина Оргеева. Аның сүзләренчә, Калининград өлкәсе территориясендә 130 дан артык төр милләт вәкиле гомер кичерә. “Без һәр диаспора вәкилләре белән очрашып, аларны борчыган проблемалары белән һәрдаим кызыксынабыз”, – диде ул. Марина Оргеева ассызыклаганча, катлаулы вәзгыять тагын да чыныктыра, берләштерә. Төбәкара элемтәләр икътисади санкцияләрне дә җиңәргә ярдәм итәчәк, дип саный ул.
Очрашуда катнашучылар төрле өлкәләрдә багланышларны киңәйтү зарурлыгы фикерен ирештерде. “Хәрәкәт итәргә кирәк, яткан таш астыннан су акмый”, - дип төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны.
Делегацияләр очрашуыннан соң Татарстан Дәүләт Советы һәм Калининград өлкәсе Думасы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
“Бүген Россиянең бик кызыклы төбәге белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу тарихыбызда яңа битне ачты”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин шәрехләп.
Килешүне имзалау тантансында шулай ук күренекле татар шагыйре, яу кырыннан әйләнеп кайтмыйча, Калининград өлкәсендә җирләнгән Фатыйх Кәримнең кызы Ләйлә ханым да катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин татар халкының бөек улына ихтирамлы караш өчен Калининград делегациясенә рәхмәтен ирештерде.
Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марина Оргеева истәлеккә бүләкләр биреште.
Татарстанга кылган сәфәреннән хис-кичерешләрен Марина Оргеева журналистларга да җиткерде. “Без Казанга кылган өч көнлек сәфәребездән искиткеч зур канәгатьлек хисе кичерәбез. Мәгариф учреждениеләренә дә, спорт корылмаларына да барырга өлгердек, IT-паркка барып, анда "ГЛОНАСС 112", “Халык контроле” системалары турында ишетеп, мөкиббән булып кайттык. Үз продуктларын алга сөрүче яшь белгечләр белән аралаштык. Казан федераль университетының 210 еллык тарихына “чумдык”. Безне халыкның кунакчыллыгы таң калдыра. Кешеләрнең үз эшенә күңел биреп яшәве сизелә”, - дип белдерде Калининград өлкәсе Думасы Рәисе.
Ул ассызыклаганча, парламентара килешү рәсмиләштерелүе төбәкара багланышларның үзенә күрә бер дәвамы булачак. “Без Татарстанга кылган сәфәребездән күп нәрсәне куен дәфтәребезгә салып куйдык”, - дип белдерде Марина Оргеева.
Фәрит Мөхәммәтшин әлеге килешүгә карата шулай ук үз фикере белән уртаклашты. “Мин бу килешү горизонталь элемтәләрне ныгыту коралы булыр дип уйлыйм. Субъект җитәкчеләре икътисади, сәүдә-сәнәгать, мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде, ә без, закон чыгару органнары җитәкчеләре буларак, хакимиятләребез тырышлыгына янәшә үз җилкәбезне куярга булдык”, - дип билгеләп үтте парламент башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, аеруча мәдәни багланышларны киңәйтүгә игътибар юнәлтеләчәк. Аның фикеренчә, анда барып Сабан туен оештыру да күздә тотыла. Калининград татарларының шул җирлектә күмелгән Фатыйх Кәрим истәлегенә кадерле мөнәсәбәттә булуы да игътибарга лаек.
“Сәфәр нәтиҗәсендә комитет җитәкчеләренең танышуы зур әһәмияткә ия. Алар хәзер теләсә нинди мәсьәлә буенча әңгәмә кора алачак. Ерак төбәкләр белән никадәр якынрак булсак, Россия дә шулкадәр ныграк булачак”, - дип тәмамлады чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин.
Белешмә өчен. 2013 нче елда Татарстан Республикасының Калининград өлкәсе белән төбәкара товар әйләнеше 556,3 млн сум тәшкил иткән, 2012 нче ел белән чагыштырганда, ул 41 процентка кимрәк. 556,3 млн сумның 457,2 млн сумы чыгарылган, 99,1 млн сумы кертелгән товарга карый. Калининград өлкәсе Татарстан белән товар әйләнеше буенча 72 нче урында булган.
Калининград өлкәсенә чыгарылган продукциянең төп төрләренә килгәндә, йөк автомобильләрен, җиңел машиналарны, томат консервларын, үсемлек майларында ясалган майонезлар, үсемлек майлары, синтетик каучук, аракы, автобуслар һәм аяк киемен әйтеп узарга була. Калининград өлкәсе территориясендә “КАМАЗ” ААҖ, “Бетар” ПКФ ҖЧҖ вәкиллекләре гамәлдә. Калининград өлкәсеннән Татарстанга кертелгән продукция төрләреннән терлек һәм кош итеннән консервларны, коньяк, медицина эшләнмәләрен, балык һәм балык продуктларын, сырлар, йөк машиналарын, папирос һәм сигаретларны, көнкүреш җиһазын атап узарга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз