news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының беренче утырышы булды

Анда мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр кебек өлкәләргә бүленәчәк бюджет планы проекты каралды

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының беренче утырышы узды. Аны комитет җитәкчесе Разил Вәлиев алып барды.

Утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Сәрия Сираҗиева, ТР финанслар министры урынбасары Алексей Шишкин чыгыш ясады. Сәрия Сираҗиева үз чыгышында республикада эшсезлекнең һәм эшсезләрнең саны аз булуын, балалар санының артуы, һәм шуңа бәйле рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләре төзелүе хакында әйтеп узды. «2016 нчы елга Татарстанда 3-7 яшьлек балалар өчен мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү учреждениеләренә чиратлар бетереләчәк», - диде беренче урынбасар. Үз чыгышында ул «Киләчәк» программасы хакында да әйтеп үтте.

Алексей Шишкин, «Татарстан Республикасының 2015 елга бюджеты һәм 2016, 2017 нче еллар планлы чорына бюджет планы» хакында сөйләгәндә, ел азагына салымнардан килгән керемнәрнең кимүе, бу исә бюджетка уңай йогынты ясамавы, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары, студентларның стипендияләре артуы хакында да хәбәр итте. Бюджет дефициты булуны да ассызыклады ул. Алексей Шишкин әйтеп үткәнчә, Татарстанда киләсе елга белем бирү өлкәсенә 58,1 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирү планлаштырыла, шуларның 31 миллиарды ТР бюджетыннан юнәлдереләчәк, шул исәптән «Киләчәк» программасына 2 миллиард сум каралган. 

Комитет утырышында мәдәният өлкәсенә бүлеп биреләчәк бюджет планы хакында сүз булды. ТР финанслар министры урынбасары әйтеп узганча, кинематография һәм мәдәният өлкәсенә ТР бюджетыннан 3,3 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелә. Бу акчаларны Мәдәният министрлыгы Татарстанның мәдәни учреждениеләре, китапханәләр, музейлар, театрлар, халыклар дуслары йортлары һ.б. арасында бүләчәк. Мәдәният өлкәсендәге грантларга исә 260 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Зөя утрау-шәһәренә һәм Болгар тыюлыгына барлыгы 400 миллион сум акча бүлеп бирелү планлаштырыла. Шул ук күләмдә акчаны федераль бюджеттан алырга ниятлиләр. ММЧ өлкәсендәге чыгымнарны республика бюджеты гына каплый. 1 миллиард 169 миллион сум күләмендәге акча матбугат чараларына бүлеп биреләчәк. Боларга телевидение, радио, вакытлы матбугат, нәшриятлар һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эшчәнлеген тәэмин итү керә.

Алексей Шишкин чыгышыннан соң, комитет утырышында катнашучы ММЧ баш мөхәррирләре, театр җитәкчеләре һ.б. мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре сораулар яудырды. Алар әлеге мәдәни оешмаларның эшчәнлеген тәэмин итүче бюджет чыгымнарына кагылган иде. Утырышта, шулай ук, белем бирү өлкәсенә кагылган законнарга үзгәреш кертү хакында закон проектлары каралды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100