news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышын уздыра
Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә республиканың 2010 елга бюджет проекты белән бәйле
Скопировать ссылку
(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты 20 ноябрьдә чираттагы утырышын уздыра. Көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә республиканың 2010 елга бюджет проекты белән бәйле.
Депутатлар шулай ук “2010 елга "Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә һәркем өчен мөмкин булган һәм түләүсез мәктәпкәчә, башлангыч гомуми, төп гомуми, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук өстәмә белем алуга гражданнарның хокукларына дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнары нормативларын раслау турында", “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына мәгариф өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектларын караячак.
Утырышта Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре барышына күзәтчелек итү буенча эшче төркем оештыру мәсьәләсе күтәрелер дип көтелә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2