news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Дәүләт Советы комитетының эшче төркем әгъзалары Алабугада булды

ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшче төркем әгъзалары ике көн дәвамында Әгерҗе, Мамадыш, Минзәлә һәм Тукай районнарында эшләде

(Алабуга, 9 декабрь, “Татар–информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабугада ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшче төркем әгъзалары булып китте. Сәфәрнең максаты – парламент комитетының 25 декабрьдә Чаллыда узачак күчмә утырышы өчен материаллар әзерләү.
Утырышның темасы – “Гражданнарның Татарстан Республикасында хокук тәртибен тәэмин итүдә катнашуы турында”гы ТР законын гамәлгә ашыру.
Эшче төркем әгъзалары ирекле халык дружинасы район штабында, берничә мәктәптә булды, “Форпост” яшьләр иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге белән танышты, казакларның җирле вәкилләре, Алабуга Иҗтимагый советы әгъзалары белән очрашты.
Эшче төркем составында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, шулай ук ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары бар иде. ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты эшче төркем әгъзалары ике көн дәвамында Әгерҗе, Мамадыш, Минзәлә һәм Тукай районнарында эшләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot