Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Дәүләт Советы комитеты пенсия яшен арттыру буенча закон проекты концепциясен хуплады
Депутатлар бертавыштан Россиядә пенсия системасын камилләштерү ихтыяҗын таныдылар.
(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында парламентарийлар һәм киңәшмәдә башка катнашучылар пенсия яшен арттыруга кагылышлы федераль закон проектын карадылар. Комитет депутатлары күпчелек тавыш белән закон проектының концепциясе хупланган карарны кабул иттеләр. Шулай ук пенсионерларның тормыш сыйфатын һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен Россиядә пенсия системасын камилләштерү ихтыяҗын таныдылар.
Сүз “РФ пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы” федераль закон проекты турында бара.
Әлеге комитет рәисе Светлана Захарова, хәзер закон проекты беренче укылышта карауга әзерләнә, дип билгеләп үтте.
Ул шулай ук биш көн дәвамында комитетка закон проекты турында тәкъдимнәр җибәрергә киңәш итте.
Кабул ителгән карарда Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты барлык тәкъдимнәрне Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитетына җибәреләчәк диелгән.
Комитет карарына бу закон проектының гражданнарның хезмәт һәм пенсия хокукларын яклау буенча өстәмә чаралар, өлкән яшьтәгеләр гражданнарның мәшгульлеген оештыруда катнашу механизмы, шулайук яшьләрне беренче эш урынына урнаштыру чаралары каралган норматив хокукый актлар белән комплекслы кабул итү ихтыяҗы билгеләп үтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз